Курник (пирог)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Курник (пирог) latin yazuında])
Гөмбә, дөге һәм йомырка белән курник.

Курник — тавык яки күркә итле эчле рус пирогы. Көньяк Россиянең, бигрәк тә дон һәм кубан казаклыгы арасында таралган иде. Туй пирогы кебек Россиянең башка төбәкләрендә дә пешерелгән.

Гадәттәгечә, курник төрле бәйрәм чараларында бирелә торган ризык дип саналган, мәсәлән, туй яки Өчек. Туй курнигын зур күләмнәрдә пешергәннәр. Кагыйдә буларак, туйга ике курник пешергәннәр: бер курник кияүгә билгеләнгән, ә икенчесе — кәләшкә[1]. Пирогны туй парларының баш өстендә сындырганнар . Төшеп киткән бөртекләр яшләргә байлык китергән .

Бер фараз буенча, ризык исеме еш-кына тавык эчле булганнан килеп чыккан. Төньякта курник дип кечкенә генә балыклы пирогларны атыйлар. Рус телендә сүзнең килеп чыгышы "курщийся" сүзеннән килеп чыккан дигән фаразлар бар.

  1. Ильиных Н.В., Ройтенберг И.Г. Практическая энциклопедия русской кухни. — М.: Астрель, 2011. — С. 54. — 208 с.