Кыйгыр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыйгыр latin yazuında])
Кыйгыр
Сурәт
Кыскача исем F. subbuteo
Масса 24 грамм[1], 181,5 грамм[1] һәм 240,5 грамм[1]
Халыкара фәнни исем Falco subbuteo L., 1758[2][3][4][…]
Таксономик ранг төр[2][3][5][…]
Югарырак таксон Hypotriorchis[d]
Таксонның халык атамасы Eurasian Hobby[3][6][4][…], Baumfalke[3][4][7][…], Alcotán europeo[3][4][8][…], Faucon hobereau[3][6][4][…], Europese Boomvalk[3][4][8][…], Boomvalk[3][4][8][…], Lodolaio[3][4][8][…], Lærkefalk[3][4][8][…], Lerkefalk[3][4][8][…], Чеглок[3][4][8][…], チゴハヤブサ[3][4][8][…], nuolihaukka[3][4][9][…], kabasólyom[3][4][8][…], hebog yr ehedydd[10], kobuz[3][4][8][…], ógea[3][4][8][…], sokol lastovičiar[3][4][8][…], lõopistrik[3][4][8][…], lärkfalk[3][4][8][…], škrjančar[3][4][8][…], เหยี่ยวฮอบบี้ยุโรป[3][4][8][…], eurazinis sketsakalis[3][4][8][…], Alap-alap walet[4][11][8], ostříž lesní[3][4][8][…], Gunnfálki[4][11][8], bezdelīgu piekūns[3][4][8][…], boomvalk[7], falcó mostatxut europeu[3][4][8][…], faucon hobereau[7], підсоколик великий[8][11], Leahttofálli[8][11], Hobby[6], European Hobby[6], Fabhcún coille, Falc'hun-gwez, Gormag, Shirragh corranagh, Hobba, sokol lastavičar[11], 燕隼[12][13][14][…] һәм ferlamicu[15]
Таксономик төр лачын
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][16]
Канатлары киңлеге 0,74 метр[17]
Төрләр ареалы харитасы
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусы endangered[d][18]
CITES Appendix Appendix II of CITES[d][19]
Ареал таксона Хэфэй[d][20] һәм Южно-Китайские горы[d][21]
Оя зурлыгы 3[22]
Йомыркаларының инкубацион периоды 29 тәүлек[23]
 Кыйгыр Викиҗыентыкта

Кыйгыр ( лат. Falco subbuteo ) - Евразия һәм Төньяк Африканың зур өлешендә яшәүче лачын кошлар гаиләсеннән кечкенә ерткыч кош . Ачыклыклар һәм якты урманнарны өстен күрә. Африкада һәм тропик Азиядә кышлый. Бөҗәкләр һәм вак кошлар белән туклана, аларны очып барышлый тота. Киң таралган.

Лачыннар (Falco) ыругыннан. Бу ыругның берничә охшаш төрен кайвакыт аерым Hypotriorchis төркеменә берләштерәләр. [24] Бу төркемнең гомуми үзенчәлекләре күбесенчә куе соры каурыйлар, кара "мыек" һәм корсактагы озын кара сызыклар. [25]

Атамасының килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« КЫЙГЫР, диал. кыргый (ДС I: 106) «ястреб-перепелятник, чеглок», күч. «крайне хваткий, ловкий человек, жиган» > чув. кăйкăр, каз., кырг., алт. қыйғыр, госм. қырғай, чув. хĕрхи, хĕрхү, мар. кыргивараш ~ уйг. қорғуй, қурғуй, куман. korγuj, урта төрки қырғы, қуруғы, қарқуй (> тат. диал. каргы, к. Исәнбәт I: 608) id., бор. төрки γurγuj «иң кечкенә лачын төре» (Räsänen 1969: 266) ~ яз. монг. qïrγui (Поппе 1938: 406) id.; бу сүз слав. телләренә дә киң таралган: болг. Д., серб., иске слав. крагуй, чех. krahujec, слов. korgujь, пол. krogulec һ.б. (Булаховский: 153–197). Кош атамалары ясагыч -гай, -гуй кушымчасына караганда, һичшиксез төрки-монгол сүзе: кыйгыр < кыргый < кыргуй. Кыйгыр-у сүзенә катнашы юк. Федотов I: 248; ЭСТЯ VI: 232–235. »

[26]

Тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күктә
Falco subbuteo йомыркасы (Тулуз музее )

Озын, очлы канатлы һәм озын, очлы койрыклы кечкенә, нәфис лачын. Тән озынлыгы 28–36 см, канатлары 69–84 см, авырлыгы 130-340 г [27] . Ана кошлар ата кошларга караганда бераз зуррак күренәләр. Ике җенеснең дә төсе охшаш. Аркасы соры, ана кошларда көрәнрәк. Күкрәк һәм корсак аксыл, күпсанлы кара озын сызыклар белән чуарланган. Башның зур өлеше кара, яңаклар һәм муены ак. Томшык почмагыннан муенына таба кара "мыек" төшә. Аякларының "чалбар" дип аталган өске өлеше һәм койрык асты куе җирән. Канатлары һәм койрыгының аскы ягы аксыл, буй-буй. Күзе куе коңгырт, аяклары яшел яки зәңгәрсу. Яшь кошларның өске ягы коңгырт, башларында мамык кайма, аскы яклары чуар, саргылт-җирән.

Гадәттә тавышсыз кош, ләкин борчылганда ул көчле, үткен һәм кинәт “кыяк-кяк-кяк” дип кычкыра. Очышы тиз һәм хәрәкәтчән, канатларын еш кагу күктә шуып бару белән чиратлаша. [28] Һавада канатлары урак рәвешендә күренәләр.

Тыштан лачынга охшаган, ләкин аннан кечерәк зурлыгы, җирән "чалбары" һәм тәненең аскы өлешендәге озын сызыклары белән аерылып тора (лачынның корсагындагы сызыклары аркылы, ә күкрәгендә тамчы сыман таплар)

Таралу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ареал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Евразиядә көнбатыштан көнчыгышка кадәр барлык өлкәләрдә таралган, Скандинавиядә 61 ° төньяк киңлеккә, Финляндиядә һәм Рәсәйдә көнчыгышта Енисейга кадәр 66-67 °, Енисейның көнчыгышында 67-68 ° төньяк киңлеккә кадәр, Колыма тауларының төньяк-көнчыгыш чигенә барып җитә. Көньякта ул Урта диңгез ярларына, Кече Азиягә, Иранның таулы төбәкләренә һәм Афганистанның төньягына, көньяк Гималай, Лаос һәм Вьетнамга кадәр очрый. Материктан тыш, ул Урта диңгез утрауларында, Британия, Соловецкий, Көньяк Курил, Япон (Хоккайдо һәм Хоншу) утрауларында һәм Сахалинда очрый. Африкада ул континентның төньяк-көнбатышында Мароккодан Туниска кадәр оялый. [29]

Якты урманнарда, урман далаларында яши. Урман һәм ачык мәйданнар чиратлаша торган мозаик пейзажларны өстен күрә. Ул урман читләрендә, зур елгалар ярында, сфагнум сазлыклары читендә, көтүлекләрдә, басулар янында яисә басу янындагы посадкалар кебек авыл хуҗалыгы җирләрендә яши. Вакыт-вакыт торак пунктлар читендә урнаша. Бөтенләй караңгы тайга һәм бөтенләй урмансыз урыннардан читтә тора. [25] Гадәттә, диңгез өслегеннән 4000 м биеклектә тауларда сирәк очрый торган, тигез җир кошы. [30]

Үрчү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миграция очрагында, ул оя кору уныннарына апрель урталары - май башында, агачларда яңа яшеллек күренгәндә килеп җитә. [31] Парлашу вакытында кошлар бик актив - һава пируетларын башкаралар, бер-берсен ашаталар. Кыйгыр үз оясын салмый, ләкин башка ерткыч кошларның иске ояларын били - еш кына кара һәм ала каргалар, саескан яки бүдәнә карчыгасыныкын [27] . Кагыйдә буларак, ул яшәгән өлкәсендә өстенлек иткән биек агачларны сайлый - тайга һәм урман тундрасында чыршы, нарат, карагай, һәм урман-дала зоналарында тирәк, каен, карагай, нарат, усак, карама яки дала талы. Оясы һәрвакыт агачның өске өлешендә урнашкан: [32] җирдән 8-37 м биеклектә (уртача 15 м) була, һәм берничә сезон рәттән кулланылырга мөмкин. Территориаль кош булуарак, үрчү сезонында һәрвакыт башка лачыннардан ким дигәндә 300-500 м, гадәттә 1-2 км ераклыкта оя кора .

Кошларның икесе дә оя тирәсен актив саклыйлар. Каргалар, карчыгалар, каракошлар, тилгәннәр һәм башка ерткыч кошлар якынлашканда аларга һөҗүм итәләр, оядан куалар. Кеше пәйда булганда, алар куркып кычкыралар, һәм ояга менәргә тырышучыга һөҗүм итәләр яки шундый кыяфәт чыгаралар [32] . Йомырка салу июнь яки июльнең икенче яртысында була, һәм 2-4 (сирәк 5-6) йомыркадан тора. Йомыркалары ачык коңгырт яки җирән төсле, кайвакыт зур тапларга берләшүче күпсанлы кызыл-коңгырт тимгелләр белән капланган. [31] . Йомырка үлчәмнәре (35-46) × (29-36) мм [32] . Инкубация вакыты - 28-33 көн [27] ; Йомырка өстендә күпчелек вакытта ана кош утыра ә ата кош ризык китерә . Яңа гына чыккан чебешләр ак мамык белән капланган. Ата-аналар икесе дә аларны ашаталар, ә беренче көннәрдә ризык өләшү белән тик ана кош шөгыльләнә [33] . 28-34 көндә каурый үстергән кошчыклар инде оча ала, ләкин аларны якынча 5 атна дәвамында ата-аналары ашатып торалар [27] .

Туклану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сыерчык зурлыгындагы кеченә кошлар һәм эре оча торган бөҗәкләр - коңгызлар, энә карагы, күбәләкләр белән туклана. Караңгыда ярканатлар тота. [31] [33] Еш кына карлыгач колонияләре (кара, шәһәр, яр карлыгачы) янында урнаша. Торак пунктлар янында ул керәшә һәм сыерчыкларны тота. Кагыйдә буларак, очып барышлый аулый. Тычканнар һәм башка җир хайваннары очраклы рәвештә кыйгырның корбаны була.

Астөрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике астөре бар:

  • Falco subbuteo subbuteo Linnaeus, 1758 Төньяк-Көнбатыш Африка, Европа, Азия (көньяк-көнчыгыштан кала). Күчмә төр. Үзәк һәм Көньяк Африка, Көньяк Азиядә кышлый.
  • Falco subbuteo streichi Hartert und Neumann, 1907 - Көньяк һәм көнчыгыш Кытайдан Мьянма һәм Индокитайга кадәр очрый. Утырма кош.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Lislevand T., Figuerola J. Avian body sizes in relation to fecundity, mating system, display behavior, and resource sharing // Ecology / Ecological Society of AmericaUSA: ESA, 2007. — 1 p. — ISSN 0012-9658; 1939-9170doi:10.1890/06-2054
  2. 2,0 2,1 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 3,13 3,14 3,15 3,16 3,17 3,18 3,19 3,20 3,21 3,22 3,23 3,24 3,25 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  4. 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 4,11 4,12 4,13 4,14 4,15 4,16 4,17 4,18 4,19 4,20 4,21 4,22 4,23 4,24 4,25 4,26 World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  5. IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Кызыл китап — 1964.
  7. 7,0 7,1 7,2 Бельгийский список видов
  8. 8,00 8,01 8,02 8,03 8,04 8,05 8,06 8,07 8,08 8,09 8,10 8,11 8,12 8,13 8,14 8,15 8,16 8,17 8,18 8,19 8,20 8,21 8,22 8,23 IOC World Bird List. Version 10.1 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.1
  9. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  10. Gwefan Llên Natur
  11. 11,0 11,1 11,2 11,3 11,4 IOC World Bird List. Version 10.2 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.2
  12. (unspecified title)doi:10.17520/BIODS.2021201
  13. (unspecified title)doi:10.17520/BIODS.2021396
  14. 李家兴, 周丽萍, 孙家杰 et al. 广西山地农业化背景下鸟类多样性比较, Bird diversity in different habitats under agriculturalization in Guangxi, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021515
  15. http://www.sabencia.net/nomenclator.php
  16. The IUCN Red List of Threatened Species 2021.3 — 2021.
  17. Per G P Ericson Flight speeds among bird species: allometric and phylogenetic effects // PLoS Biol. / J. A. EisenPLoS, 2007. — ISSN 1544-9173; 1545-7885doi:10.1371/JOURNAL.PBIO.0050197PMID:17645390
  18. Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  19. Species+
  20. (unspecified title)doi:10.17520/biods.2021445
  21. 胡一鸣 南岭哺乳类和鸟类物种丰富度空间分布格局及其影响因子, Species richness patterns of mammals and birds and their drivers in the Nanling Mountain Range // 生物多样性 — 2024. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2023026
  22. Böhning-Gaese K., Jetz W., Sekercioglu C. H. The worldwide variation in avian clutch size across species and space // PLoS Biol. / J. A. EisenPLoS, 2008. — ISSN 1544-9173; 1545-7885doi:10.1371/JOURNAL.PBIO.0060303PMID:19071959
  23. British Trust for Ornithology — 1932.
  24. F. Nittinger, E. Haring, W. Pinsker, Michael Wink, A. Gamauf {{{башлык}}}. — Wiley-Blackwell. — Т. 43. — С. 321—331.
  25. 25,0 25,1 Clayton M. White, Penny D. Olsen, Lloyd F. Kiff. Family Falconidae. In: del Hoyo, Josep; Elliott, Andrew & Sargatal, Jordi (editors). . — Т. 2 (New World Vultures to Guineafowl). — ISBN 84-87334-15-6. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «Handbook» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  26. Электронный фонд словарей (antat.ru)
  27. 27,0 27,1 27,2 27,3 Hobby Falco subbuteo. BBC - Science & Nature. BBC. әлеге чыганактан 2012-03-19 архивланды. 2008-10-13 тикшерелгән.
  28. Е. Е. Сыроечковский, Э. В. Рогачёва. .
  29. Л. С. Степанян. .
  30. Е. А. Назаренко, С. А. Бессонов. Falco subbuteo Linnaeus, 1758 - Чеглок. Позвоночные животные России: обзор. Институт РАН им. А. Н. Северцова. 2008-10-13 тикшерелгән.
  31. 31,0 31,1 31,2 . Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «Bogolyubov» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  32. 32,0 32,1 32,2 И. Карякин. Чеглок (Falco subbuteo). Природа Южной Сибири и её защитники. Видовые очерки. Сервер общественных экологических организаций Южной Сибири. әлеге чыганактан 2007-09-03 архивланды. 2008-10-14 тикшерелгән.
  33. 33,0 33,1 Бутурлин С. А. и др. .