Күзләрнең бердәм хәрәкәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күзләрнең бердәм хәрәкәте latin yazuında])
Күзләрнең бердәм хәрәкәте

Күзләрнең бердәм хәрәкәте — күзләр бер якка бер үк вакытта һәм тәңгәл барган бинокуляр хәрәкәтләр. Хәрәкәтнең өч төп төре бар: (а) саккадалы, (б)           салмак эзләү, (в) неоптик рефлектор. Саккадалы һәм эзләү хәрәкәтләре кабык һәм шулай ук баш мие кәүсәсе дәрәҗәсендә идарә ителә. Өстөш какшаулар караш параличына китерә, ул диплопия булмау һәм гадәти вестибуло-окуляр рефлекслар белән сыйфатлана

Саккадалы хәрәкәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.   Саккадалы (төбәү) хәрәкәтләр функцияләренә каралган әйбернең фовеола өлкәсенә тиз урнашу яки карашны бер әйбердән икенчесенә күчерү керә. Хәрәкәт рефлектор һәм үзеннән-үзе башкарыла ала, аның ярсыткычы күрү кырына эләккән әйбер булачак.

2. Горизонталь саккадаларның үткәрү юллары премотор кабыктан башланып китә (фронталь күз кырлары). Аннан җепселләр КПРФ урнашкан күзләрнең ятма хәрәкәтнең контралатераль үзәгенә бара. Шулай итеп, һәр маңгай өлеше контралатераль саккадаларны башлап җибәрә. Маңгай өлешен ярсыткан зарарланулар күзнең кире якка тайпылуына китерә ала.

Салмак эзләү хәрәкәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.    Эзләү хәрәкәтләре функциясе саккадалы хәрәкәтләр белән урнашкан әйбергә карашны төбәп тору санала. Фовеола янында әйбер хәрәкәте этәргеч була. Хәрәкәтләр әкрен һәм салмак.

2.     Үткәрү юллары баш арты өлешендәге перистриар кабыктан башланып китә. Җепселләр аска бара һәм күзләрнең горизонталь хәрәкәтләренең ипсилатераль үзәгендә КПРФ тәмамлана. Шулай итеп, һәр баш арты өлеше ипсилатераль якта әйбернең тотып торуын идарә итә.(мәсәлән, окулоцефалик хәрәкәтләр һәм җылы этәргече).

Оптик булмаган рефлекслар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.     Оптик булмаган (вестибуляр) рефлексларның функциясе — баш һәм гәүдә торышын үзгәрткәндә күз торышын саклау.

2.     Үткәрү юллары баш һәм муен хәрәкәте турында мәгълүматны тапшыручы лабиринтлардан һәм муен мускулларының проприорецепторларыннан башланып китә. Афферент җепселләр вестибуляр төшләрдә синапслар ясый һәм күзләрнең горизонталь хәрәкәтләре үзәгенә КПРФ-ка уза.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.