Күз йөртүче нерв

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күз йөртүче нерв latin yazuında])
Күз йөртүче нерв
Сурәт
NCI Thesaurus идентификаторы C12758
 Күз йөртүче нерв Викиҗыентыкта

III БМН (күз йөртүче нервның) төшле комплексы урта минең өске калкулыгы дәрәҗәсендә сильвий суүткәргеченнән вентраль урнаша (рәс. 21.35). Төшле комплекс түбәндәге парлы һәм парсыз төшләрдән тора.

1. Леватор төше — урта минең парсыз каудаль төзелеше, ике леваторны иннервацияли. Бу өлкәнең зарарлануы ике яклы птозга китерә.

2. Өске туры мускул төше — парлы төзелеш, һәр төш контралатераль өске туры мускулны иннервацияли. III БМН төше зарарлануы ипсилатераль якка йогынты ясамый, ә контралатераль өске туры мускул хәрәкәтен боза.

3. Медиаль туры, аскы туры һәм тышкы кыек мускул төшләре — парлы һәм туры килгән ипсилатераль мускулларны иннервацияли. Бу комплексның зарарлануы сирәк була. Иң еш сәбәпләр — тамырлы чирләр, беренчел шешләр һәм метастазлар. Медиаль туры мускулның парлы төше җәлеп ителүе ике яклы төшара офтальмоплегия һәм кылыйлык белән билгеләнә, ул экзотропия, конвергенция һәм китерү бозылу белән сыйфатлана. Бөтен төш зарарлануы гадәттә күрше (урнашу буенча) һәм IV БМН каудаль төше зарарлануы белән бергә була.

Бәйләм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйләм III БМН'нан кызыл төш һәм церебраль аякларның медиаль өлеше аша барган эфферент җепселләрдән тора. Аннары җепселләр урта мидән китеп аякларара аралыгына үтәләр. Бәйләм һәм төш зарарлану сәбәпләре охшаш, бәйләмнең демиелинизация мөмкинлегеннән кала.

1. Бенедикт синдромы бәйләмне кызыл төш аша узганда җәлеп итә һәм III БМН ипсилатераль зарарлануы һәм шундый контралатераль экстрапирамидаль гемитремор кебек симптом белән сыйфатлана.

2. Вебер синдромы бәйләмне минең аягы аша узганда җәлеп итә һәм III БМН ипсилатераль зарарлануы һәм контралатераль гемипарез белән сыйфатлана.

3. Нотнагель синдромы минең өске аягы бәйләмен җәлеп итә һәм III БМН ипсилатераль зарарлануы һәм кече ми атаксиясе белән сыйфатлана. Зарарлануның төп сәбәпләре тамырлы чирләр һәм шешләр санала.

4. Клод синдромы Бенедикт һәм Нотнагель синдромнары оешмасыннан гыйбарәт.

Базиляр бүлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Базиляр бүлек төп кәүсәгә берләшү алдыннан берничә тамырлар белән башлана, алар ми аякларының медиаль өлеше аша урта мидән китә. Аннары нерв арткы церебраль һәм өске кечкенә ми артерияләре арасында уза, латераль яктан арткы коммуникант артерия белән параллель бара (рәс. 21.36). Баш сөягенең нигезен субарахноидаль аралыкта кисешкәч, нерв бернинди башка баш мие нервлары белән бармый, шуңа күрә III БМН аерым зарарлануы гадәттә базиляр була. Бу зарарлануның ике сәбәбе бар.

1. Арткы коммуникант артериянең эчке йокы артериясе белән тоташу урынындагы аневризма (рәс. 21.37) гадәттә III БМН параличы кискен авырту синдромы һәм бәбәкне җәлеп итү белән билгеләнә.

2. Экстрадураль һәм субдураль гематома сәбәпләре буларак баш җәрәхәте чигә өлешенең аскы тенториаль кысылуына китерә ала, ул III БМН'ның кече ми сөрәкәсе аша үткән урында кысылуына китерә.

Бу ирритатив миоз белән киләчәктә мидриаз һәм III БМН тулы параличына китерә. (рәс. 21.38).

Интракаверноз өлеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өченче нерв каверноз синуска чыга, каты тышчаны урап ала һәм арткы чөйсыман үсентедән латераль бара. Каверноз синуста нерв аның латераль дивары буенча IV БМН өстеннән бара (рәс. 21.39). Каверноз синусның алгы өлешендә нерв өске һәм аскы тармакларга бүленә, алар өске орбиталь ярык буенча Цинн боҗрасы эченнән орбиталь куышлыкка үтеп керә. III БМН интракаверноз өлеше зарарлануының берничә сәбәбе бар.

1. Диабет тамырлы этиологияле параличка китерә ала; бәбәк гадәттә зарарланмаган.

2. Гипофиз апоплексиясе (геморрагик инфаркт) гипофиз латераль ягыннан шешеп, каверноз синуска яньчелгән очракларда III БМН параличына китерә ала.

3. Интракаверноз патология, мәсәлән аневризма, менингиома, каротид-каверноз фистула һәм гранулематоз ялкынсыну (Толоса-Һант синдромы) III БМН параличы сәбәбе була ала. Башка баш мие нервларына якынлыгы өчен III БМН интракаверноз өлешенең зарарлануы гадәттә IV БМН, VI БМН һәм өч тармаклы нервның беренче тармагы зарарлануы белән бергә була.

Интраорбиталь өлеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Өске тармак леватор һәм өске туры мускулны иннервацияли.

2. Аскы тармак эчке туры, аскы туры һәм аскы кыек мускулны иннервацияли. Аскы кыек мускулны иннервацияләгән тармакта шулай ук Вестфаль-Эдингер төшеннән преганглионар парасимпатик җепселләр бар, алар бәбәк сфинктерын һәм керфексыман мускулны иннервацияли. Аскы тармакның зарарлануы күзне китерү һәм төшерү чикләнүе белән бәбәк киңәю белән сыйфатлана. Аскы яки өске тармакның зарарлануы гадәттә җәрәхәтле яки тамырлы була.

Пупилломотор җепселләр.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пупилломотор парасимпатик җепселләр III БМН эченә керә, ул ми кәүсәсе һәм каверноз синус арасында, аның өстендә һәм өске эчке өлешендә урнаша (рәс. 21.40). Җепселләр пиаль кан тамырлары, ә нерв үзе vasa nervorum аша кан белән тәэмин ителә. Бәбәк симптоматикасы хирургик очракны терапия очрагыннан аеру өчен мөһим. Бәбәк какшаулары, III БМН параличының башка билгеләре кебек тулы яки өлешчә була һәм кирегә үсә ала. Шулай итеп, уртача мидриаз һәм ареактивлык клиник яктан мөһим була ала.

1. Хирургик очраклар, шулардан аневризмалар, җәрәхәтләр һәм ыргак кысылу, пиаль кан тамырлары һәм өстә урнашкан пупилляр җепселләр кысылу өчен бәбәк симптоматикасына китерә.

2. Терапия очраклары (гипертония һәм диабет) гадәттә бәбәк какшауларына китерми, чөнки бу халәтләр белән барган микроангиопатия vasa nervorum зарарлап өске җепселләрне җәлеп итмичә нерв җепселенең кәүсәсе ишемиясенә китерә.

NB Бу нәтиҗәләрдә чыгармалар бар; бәбәк какшауларын диабет белән бәйле III БМН кайбер зарарлануларында күзәтеп була, шул ук вакытта бәбәк сфинктеры җәлеп ителмәве барлык очракларда аневризма яки кысылу белән бәйле башка зарарлануларны төшереп калдырырга мөмкинлек бирми. Бәбәк җаваплары диплопия үсешеннән берничә көннән соң аневризма үсү белән барлыкка килә ала. Кайвакыт бәбәкләр зарарлану III БМН параличының бердәнбер клиник күренеше була ала. (базаль минингит, ыргак кысылу).

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Уң яктан III БМН зарарлану билгеләре.

• Леватор хәлсезлеге шактый птозга китерә, шуңа диплопия еш булмый (рәс. 21.41а).

• Тышкы туры мускул каршылыгы булмау күзне башлангыч урнашуга кайтырга мәҗбүр итә (рәс. 21.41б).

• Сәламәт өске кыек мускул тынычлыкта күзнең инторсиясенә китерә, ул аска караганда көчәя.

• Тышкы туры мускул сәламәт, шуңа күзне читләштерү нормада (рәс. 21.41в).

• Эчке туры мускул хәлсезлеге күзнең ким китерүнә сәбәп була (рәс. 21.41г).

• Өске туры һәм аскы кыек мускул хәлсезлеге өскә карашны чикли (рәс. 21.41д).

• Аскы туры мускул хәлсезлеге аска карашны чикли (рәс. 21.41е).

• Парасимпатик җепселләр зарарлану бәбәк киңәю белән аккомодация бозылуына китерә.

• Өлешчә зарарланганда офтальмоплегия дәрәҗәсе уртача була.

2. Аберрант регенерация III БМН кискен җәрәхәтле һәм компрессион, әмма тамырлы булмаган зарарлану белән була ала, чөнки җәрәхәт һәм кысылуда зарарланган эндоневраль нерв җепселләре тамырлы патологиядә җәлеп ителми. Китерү яки күзне төшерү омтылышында өске кабакның күтәрелүе кебек күз хәрәкәтенең хикмәтле кимчелекләре аксоннар регенерациясендә ялгыш юнәлеше өчен үсеш ала һәм алар туры килмәгән мускулларны иннервацияли башлый. Бәбәк какшаулары мөмкин.

III БМН аерым зарарлану билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Идиопатияле зарарланулар. Билгесе 25% очракта билгесез.

2. Тамырлы чирләр, мәсәлән гипертония һәм диабет, III БМН зарарлану белән бәбәк җаваплары саклануның иң таралган сәбәпләр була, шуңа барлык авыруларга АБ үлчәргә, сидек һәм канны шикәргә тикшерергә кирәк. Күбесенчә 3 айдан соң үзеннән-үзе яхшыру була. Диабетта III БМН зарарлануы еш периорбиталь авырту һәм кайвакыт диабет күренеше була ала, шуңа авырту симптоматикасы аневризма һәм диабетта аеру билгесе була алмый.

3. Арткы коммуникант артериянең эчке йокы артериясе белән тоташу урынындагы аневризма (кара рәс. 21.37) авырту белән барган һәм бәбәкне җәлеп иткән III БМН аерым зарарлануның бик мөһим сәбәбе була. Аневризма булуның югары куркынычлыгы белән авыруларга ангиография үткәрергә кирәк, чөнки башка тикшерүләр (МРТ, МРА, КТА) җитәрлек сизгерлеккә ия түгел. Әгәр аневризма ихтималлыгы аз, ә бу тикшерү үткәрүнең куркынычлыгы югары булса, (авыру өлкән яшьтә, инсульт куркынычлыгы), бу очракта сайлау ысулы инвазив булмаган тикшерүләр була.

4. Җәрәхәт (туры һәм шулай ук субдураль гематома белән ыргак кысылуы) шулай ук таралган сәбәп була (кара рәс. 21.38). Әмма башның кечкенә җәрәхәтендә аңны югалтусыз III БМН параличы, нерв җепселе тартылу һәм чикләнү сәбәбе була алган баш эчендәге нигез шешенә карата табибның игътибарлы булуын сорый.

5. Башка сәбәпләр (сирәгрәк) Шешләр, сифилис, зур күзәнәкле артериит һәм коллагенозлар белән бәйле башка васкулит төрләре.

NB Кыска вакытлы III БМН дисфункциясе белән үзеннән-үзе яхшыру идиопатияле һәм мигрень, кысылу, ишемия һәм баш эчендәге басым үзгәрү белән бергә бара ала. Миастения шулай ук III БМН алмашучан зарарлануы белән бәбәк җаваплары саклануын охшатырга мөмкин.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Терапияле дәвалауга Френель призмаларын куллану (әгәр девиация почмагы зур булмаса), диплопияне булдырмау өчен бер яктан күзне каплап кую (әгәр птоз өлешчә яки кими) һәм девиация кимегәнче яки тотрыклы булганчы контрактура булдырмау өчен җәлеп ителмәгән тышкы туры мускулга Cl. botulinum токсины инъекциясе (20 бүлекне кара).

2. Хирургик дәвалауны, башка күз йөртүче нервлар зарарланганда кебек, мөмкин булган үзеннән-үзе яхшыру чоры тәмамлангач башкарырга кирәк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.