Күкрәк уртасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күкрәк уртасы latin yazuında])
Күкрәк уртасы
Сурәт
Моңа бәйле сурәт
NCI Thesaurus идентификаторы C12748
 Күкрәк уртасы Викиҗыентыкта
Күкрәк уртасы
Идентификаторлар
TA A07.1.02.101
FMA 9826

Күкрәк уртасы (mediastinum) уң һәм сул плевра куышлыгы арасында урнашкан әгъзалар җыелмасы (рәс. 2.8).

·      Күкрәк уртасы алдан күкрәк сөяге белән, арттан - умырткалык баганасының күкрәк өлеше белән, кырыйдан - уң һәм сул медиастиналь плевра белән, өстән һәм астан – күкрәк читлегенең өске һәм аскы апертурасы белән чикләнгән (гәүдә сөякләренең тоташуын кара). 

Рәс. 2.8. Күкрәкнең IX нчы күкрәк умырткасы биеклегендә аркылы кисеме. 

1 — corpus vertebrae (Th IX);

2 — pars thoracica aortae;

3 — ventriculus si­nister;

4 — pulmo sinister;

5 — sternum;

6 — ventriculus dexter;

7 — pulmo dexter;

8 — atrium dextrum;

9 — vena cava inferior. 

 

·      Клиника тәҗрибәсендә күкрәк уртасын алгы һәм арткы өлешкә бүләләр. Алар арасында чик булып үпкәнең тамыры һәм трахеядан шартлы үткәрелгән  фронталь яссылык тора.

o   Алгы күкрәк уртасының (mediastinum anterius) аскы өлешендә йөрәк букчасы белән йөрәк, өске өлешендә тимус (чәнечкесыман биз) яки аны алыштыручы май тукыма, трахея, бронхлар, лимфа төеннәре, шулай ук тамырлар һәм нервлар урнашкан.

o   Арткы күкрәк уртасында (mediastinum posterius) үңәч, күкрәк аортасы, күкрәк лимфа юлы, лимфа төеннәре, шулай ук тамырлар һәм нервлар урнашкан. 

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.