Күл Черкене авылы тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күл Черкене авылы тарихы latin yazuında])

Күл Черкен авылы тарихы

Барлыкка килүе һәм исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның кайчан барлыкка килүе һәм исеменең ни өчен Күл-Черкене дип аталуы турында бернинди дә язма мәгълүматлар калмаган. Ләкин телдә авыл исеменә бәйле түбәндәге сөйләмнәр саклаган.

Безнең авыл урнашкан урында Казан ханлыгы вакытында кешеләр яшәмәгән, ул вакытта бу урында куаклык, сазлыклар булган. Зөя елгасы һәм  куаклыклар арасында күлләр булган. Шул сазлык өстендә бик күп черкиләр очып  күлле урында барлыкка килгәнгә авылның исемен Күл-Черкене дип атаганнар.  Русча Черки-Гришино дип атала.  Бу исем турында түбәндәге сөйләм сакланган. Авылда әле йортлар аз булган вакытта Гриша исемле көтүче килгән. Ул көтү көткән һәм шунда яшәп калган. Авыл исемен аның исеме белән катнаштырып Черки-Гришино дип атаганнар.

«Авылыбыз революциягә кадәр»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөя елгасы хәзерге юлыннан түгел, ә Каенлык ягыннан аккан.Аның аръягында урман, ул урыннарда 4-5 метр озынлыкта төз усаклар, имәннәр, зирек һәм тәбәнәк карлыганнар үсеп утырган. Зөя тирән сулы елга булса да, аның аша күпер булмый.Чыгып йөрү кыен булса да, тар елга аша, тар басма эшләнгән.Беренче күпер 1898 елда салына.1912 елда урманнарны чистарту башланган.Хәзерге “Ышна” дип аталган урында да урман булган.Ул урманны да кискәннәр.Түбән Наратбашы белән ике арада чалу булган.Ул урыннарга иген чәчелмәгән.Ул вакытта безнең авыл кечкенә булып, XIX гасыр ахырында бер планда бишәр йорт булган.Йортлар бик кечкенә, өй түбәләре салам белән ябылган, киртәләре чыбыктан үрелеп, балчык белән сыланган. Капка урынында читән, җил капка, кайберләренең капка тактадан булып, башы салам белән ябылган була. Чәчүлек җир аз булган.Барлык эш кораллары агачтан. Җирне сука белән йомшартканнар.Уңыш бик түбән. Җир ашлауны белмәгәннәр. Халыкның азыгы бик гади: арыш икмәге, кабартма, чумара. Бәрәңгене чумара арасына әрчемичә салганнар, соңыннан кабыгын әрчеп ашаганнар. Самовар булмаган. Ул 1890 елда гына күренә. Лампа да булмаган. Кичен чыра һәм юкә киндерә якканнар. Ашны казанда пешергәннәр.Агач табакка сосып ашаганнар. Авылда укый яза белүче кешеләр бик аз булган. Хат яздыру өчен Габделкадыйр һәм Баһаветдин абзый янына килгәннәр. Алар солдат хезмәтендә булып, адрес язарлык грамота алганнар. Газета революция елларында гына күренә башлаган. Аны Хәким мулла һәм Мостафа мулла гына алдырган.

«Совет власте еллары»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елда безнең авыл аша аклар узалар. Шул вакытта Мәсгет абзыйның, Фәсхетдинов Фәезнең атын алып китәләр.Кайбер йортлардан солы алып чыгу очраклары була. Авылыбызның 41 кешесе гражданнар сугышында катнаша. 19 кеше үлеп кала. Кайтучылар арасыннан Хәйруллин Хафиз үзенең коралын – кылычын авылга алып кайта. Оныгы Хәйруллин Тәүфикъ аны мәктәп музеена тапшыра. Бу елларда авыл халкы Кызыл Армиягә төрлечә ярдәм итә. Акларга бирмәс өчен сыерларны урманга яшерү, икмәкне базга күмү очраклары була. Бу эштә иң актив катнашучылар: Фәсхетдинов Фәйзерахман, Хәлирахман, Шәрәфиев Сираҗ. Авылдашларыбыз Галиев Нурулла, Латыйпов Насыйр абыйларны мәҗбүр итеп аклар үз армияләренә кушалар. Ләкин алар халыкка каршы сугышырга теләмичә качалар., Кызыл Армиягә кушылалар. Революциядән соң да крестьяннарның хәле җиңеләйми. Хезмәт коралларының начар булуы авыл хуҗалыгын үстерми. Колхоз төзү 1930 елларда башлана. Колхозның исеме “Искра”, беренче председателе Кадыйр Латыйпов була.Крестьяннарны колхозга берләштерүдә Латыйповлар башлап йөриләр. Иң беренче керүчеләр 17 хуҗалык булса, 1935 елда 102 хуҗалык була. 1932 елда устав кабул итәләр. Шул ук елны колхозчыларны дәртләндерү чаралары кулланыла башлый. 1933 елда беренче трактор кайта. Беренче тракторист Хәбибуллин Хәсән, ә икенчесе Зиатдинов Сөләйман була. 1938 елда авыл халкы беренче комбайн күрә. 1941 ел,22 июнь. Авыл халкы кайгылы хәбәр ала. Бу көнне фашистик Германия безгә һөҗүм итте. Сугышка авылыбыздан 302 кеше китте, 163 е әйләнеп кайтмады.

«Сугыштан соңгы еллар»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштан соңгы 1946 ел бик авыр була. Иген уңышы түбән, биш эшкә яраклы кешесе булган семья бер елга 9 пот арыш ала. 1947 елдан уңыш алу күтәрелә башлый, гектардан 13 ц. кадәр җитә. 1949 елдан авылның яртысы диярлек икмәк пешерә башлый. Шулай да үгез җигү бетми әле. Кырларны көрәк белән казып чәчү бетерелә. 1950 елда беренче мәртәбә яңа тегермән төзиләр. Бу беренче төзелеш була. 1951 елның январь аенда безнең “Искра” колхозы эреләндерелә. “Ирек”, “Красногорка” колхозлары безгә кушылалар. Колхозның исеме “ Искра” булып кала. Председатель итеп Дәүләтшин Лотфулла абыйны куялар. 1954 елда илебез буенча чирәм җирләр үзләштерү башлана. Безнең авылдашлар: Хөсәенов Ибраһим, Курамшин Рифкать, Галимҗанов Рәхимҗан, Гәйнетдинов Ибраһимнар чирәм җирләрне сөрәләр. 1956 елда авыл халкы радио тыңлый башлый, ә 1957 елда авыл электрлаштырыла. Ток бирүче двигательне эшләтүче Әфләтунов Сәлимҗан була. Радионы беренче эшләтүче Насертдинов Расыйх була. 1957 елның январеннан председатель булып Хәсәнов Әгъзам эшли башлый. Урак, чалгыларны жаткалар алыштыра. Колхозның 4 автомашинасы була. Төзелеш эшләре арта. 1958 елда “Искра” белән “ Яшәр” ( Каенлык авылы) колхозы берләштерелде. 1959-60 елда клуб төзелде. 1961-80 елларда сыер, сарык, дуңгыз фермаларын яңартуга зур игътибар бирелә. Бу төзелешләр өчен 2 млн. 100 мең сум акча тотыла. 1968 елда су колонкалары эшли башлый.

1960 нчы елда Күл-Черкен авылында клуб бинасы ачыла. 1969 нчы елда 2 катлы мәктәп бинасы төзелә башлый, 1972 елның сентяберендә мәктәп төзелеп беткәннән соң, анда 415 бала укырга керә. Шул елларда колхоз идәрәсе, терлек тораклары төзелә.

Уньеллык мәктәп бинасын төзү башлана. 1972 елда ул файдалануга тапшырыла.

361 хуҗалык яңа өйләр өлгертеп керә, өй, каралты, мунча түбәләре калай белән ябыла. Йортлары искергән картларга колхоз йортлар сала башлый. Шул вакыт эчендә 8 хуҗалыкка йорт салына.

«Мәдәният үсеше»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Революциягә кадәр лампа да сирәк булган, чыра һәм юкә киндерә яктысын гына белгән авылыбыз революциядән соң тизлек белән үзгәрә башлый. 1930 елларда авылда яңалыклар белән кызыксыну арта. Колхозлашу елларындагы уңай һәм тискәре якларны Насыйбуллин Гәделҗан газета һәм журнал битләрендә яктырта башлый. 1920-30 елларда почта бүлеге Кильдуразда була. Черкендә газета-журналларны кабул итүче һәм таратучы Истиев Борһан була. 1950 елларда газета-журналга язылу арта бара. Революциягә кадәр культура учагы кара мунча булган. Курамшин Гыйлаҗ, Миңлебаев Идият һ.б. аерым йортта кичәләр оештыралар. 1933-34 елларда клуб бинасы төзелә. 1928-29 елларда клуб мөдире булып Камалтдинов Зиятдин эшли. 1960 елда төзелгән клуб бинасының бер бүлмәсенә китапханә урнаштырыла. Аның мөдире булып Абдуллина Фәридә эшли башлый. 60 ел элек мәктәбе дә булмаган авылыбыз кешеләреннән күренекле кешеләр үсеп чыкты. - РСФСРның атказанган художнигы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Бакый ага Урманче; - Медицина фәннәре докторы Ракеева Мөстәнфирә Таһир кызы; - Техник фәннәр докторы Гарифуллин Фоат Әсәдулла улы;

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ленар Җамалетдин. Буада байлык Буа буарлык.\\ Мәдәни җомга.2007 .31 август.-Б.- 19.