Күпсанлы кабатланучы ак нокталар синдромы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күпсанлы кабатланучы ак нокталар синдромы latin yazuında])
Күпсанлы кабатланучы ак нокталар синдромы

Күпсанлы кабатланучы ак нокталар синдромы — күбесенчә 20-40 яшьтәге кешеләрдә, күбесенчә хатын-кызларда үсеш алучы үзлегеннән бетүче идиопатияле, гадәттә берьяклы сирәк чир. 30% авыруда чиргә кадәр гриппсыман халәт була. Әлеге халәт бер чирнең колачын сукыр тапның идиопатияле кискен зураюы, кискен зональ оккультлы ретинопатия һәм кискен макуляр нейроретинопатия белән бергә тәшкил итә ала (алга таба кара).

NB Күпсанлы кабатланучы ак нокталар синдромы сирәк булса да, ләкин дифференциаль диагностика ягыннан мөһим халәт, чөнки бик чагылмаган үзгәрешләрне үткәреп ялгыш җитдирәк диагноз куеп була (мәсәлән, ретробульбар неврит).

1. Кинәт күрү начарлану яки параүзәктәге скотома белән кайвакыт гадәттә күрү кырының чигә яртысында фотопсияләр белән билгеләнә.

2. Билгеләре

• Бераз афферент бәбәк кимчелеге.

• Чагылмаган витреит.

• Арткы котыпта һәм урта перифериядә урнашкан челтәркатлауның тышкы катламнары һәм эчке хориоидея дәрәҗәсендә күпсанлы, бик вак, тонык ак нокталар (рәс. 14.59а).

• Макула җәлеп ителми, ләкин бөртекле күренешкә ия, шуңа күрә фовеаль рефлекс үзгәргән яки юк.

• Диск шешү һәм физиологик сукыр тапның зураюы.

• Берничә ай дәвамында нокталар һәм диск шешү юк була, ә үзәк күрү гадәти яки гадәти диярлек дәрәҗәгә кире кайта. Фовеада бөртеклелек кала ала (рәс. 14.59б), ә сукыр тап киңәюе озагракка кадәр саклана ала.

3. ФАГ нокталы гиперфлюоресценцияне ачыклый, кайвакыт тәлгәш яки такыя кебек (рәс. 14.59в).

4. ЯИА клиник яктан һәм ФАГ караганда күбрәк гипофлюоресцентлы нокталар ачыклый (рәс. 14.59г). ЯИА һәм ФАГ билгеләнгән перфузия бозылуының перипапилляр өлкәсе сукыр тап киңәюен аңлата.

5. ЭРГ а-дулкын амплитудасы кимүен билгели, ул берничә атнадан соң нормага кайта.

6. Фараз бик әйбәт; дәвалау кирәкми. Чир озак бармый һәм берничә атнадан соң күрү симптомнары югалып тәмамлана, тик фотопсияләр кайвакыт кала ала. Кабатланулар 10% очракта очрый, хориоретиналь җөйләнү яки ХТ бик сирәк үсеш ала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.