Күрү нервындагы дискның друзалары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күрү нервындагы дискның друзалары latin yazuında])

КНД друзалары (гиалин тәнчекләре) гиалинга охшаган кальцийланган матдәләрдән тора һәм КН башында урнаша. Клиник яктан, алар халыкның якынча 0,3%'ында очрый һәм алар еш кына ике яклы була. Авыруның кайбер туганнарында гына диск друзалары була, тик якынча 50% очракта диск тамырларының аномалияләре һәм экскавация булмавы күзәтелә.

Билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.    Яшерен друзалар. Иртә балачакта диагноз кую белән кыенлыклар була ала, чөнки друзалар диск өслеге эчендә тирән урнаша (рәс. 3.38а). Шуңа күрә аларның күренеше диск шешенә охшый ала. Түбәндәге билгеләр диск друзалары булу шиген тудыра ала.

•     Физиологик экскавациясез тигезсез чикләр белән күтәренке диск.

•     Кызару юк, ә дискның күтәренкелегенә карамастан, өстәге тамырлар тоныкланмаган.

•     Тамырлы рәсемнең аномалияләре, мәсәлән, иртә тармаклану, челтәркатлауның төп тамырларының саны арту һәм аларның юллары боргалануы.

•     80% очракта үзлегеннән веноз тибеш билгеләнә.

2.   Өстәге друзалар. Яшүсмер чорда друзалар, гадәттә, диск өслегенә балавызлы энҗе сыман тигезсезлекләр буларак чыга һәм алар офтальмоскопиядә кырыйдан яктыртканда яки биомикроскоптан караганда күренеп тора (рәс. 3.38б).

3.   Бергә булган халәтләр. Пигментлы ретинит, ангиоидлы сырлар һәм Алагилле синдромы.

4.   Өзлегүләр бик сирәк һәм аларга юкстапапилляр хориоидаль тамырлану, диск тамырлануы, челтәркатлауның үзәк артериясе һәм венасы томалану керә; нерв җепселләренә хас булган көчәюче, ләкин чикләнгән, күрү кырын югалтуы мөмкин.

Чагылдыру ысуллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диск друзаларын төгәл ачыклау өчен, аеруча алар яшерен булса, түбәндәге ысуллар кирәк булырга мөмкин.

1.     ФАГ

•     Ачык друзаларда буяуны керткәнче аутофлюоресценция феномены күзәтелә (рәс. 3.38в), аннары - буяу чыгусыз буялу белән бәйле көчәюче гиперфлюоресценция (рәс. 3.38г).

•     Яшерен друзаларда бик аз мәгълүмат алына, бу өстәрәк урнашкан тукымалардан сигналның кимүе белән бәйле.

2.   УТТ — югары акустик чагылуы белән кальций чыганакларын табу мөмкинлеге өчен иң кулай һәм ышанычлы ысул (рәс. 3.38д).

3.   КТ дискның кальцийлашуын күрсәтә, ләкин ул ультратавышлы ысулга караганда сизгерсезрәк һәм кечкенә зарарлануларны үткәрә ала. Ләкин башка патологияне тикшерү өчен үткәрелгән КТ'да (рәс. 3.38е) друзаларны очраклы рәвештә табып була.

NB Диск шешкәндә ФАГ гиперфлюоресценциянең артуын һәм соңлаган үтеп чыгуны күрсәтә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.