Кәрибулла Хәйруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәрибулла Хәйруллин latin yazuında])
Кәрибулла Хәйруллин
Туган 1894
Уразлы (Кама Тамагы районы), Россия
Үлгән билгесез
СССР[d]

Кәрибулла Хәйруллин (1894, Уразлы (Кама Тамагы районы), Россиябилгесез, СССР[d]) — дәүләт эшлеклесе. Керәстиян гаиләсеннән. 1917 дә Сызран шәһәрендә: мөселман хәрби-граждан комитеты рәисе, шәһәрнең ВКП(б) комитеты әгъзасы. 1918 дә Ырынбур партизан отряды командиры, иреклеләр отряды командиры, 1 нче бөтенбашкорт съезды делегаты. 1919-20 дә Ырынбур губернасында: губерна инкыйлаб комитеты әгзасы, губерна башкармасының хәрби бүлеге рәисе, губерна мөселман комиссариаты рәисе, губерна ЧКчында бүлек мөдире, татар иреклеләре полкы командиры. 1920 дән Казанда: ТАССР юстиция халык комиссариатында ябылу урыннары бүлеге мөдире, ТАССР инкыйлаб трибуналы, аннары ТАССР Баш суды рәисе (1921-22, 1923-25). 1937 дә кулга алына, «уң троцкийчеләрнең милләтчел террорчыл-диверсиячел оешмасында катнашучы» дип кулга алына, 1940 та Краснояр краена 5 елга сөрелә. Алдагы язмышы билгесез.[1][2][3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]