Көньяк Калифорниянең Веданта Җәмгыяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көньяк Калифорниянең Веданта Җәмгыяте latin yazuında])
Һоливудта җәмгыятьнең штаб-фатиры

Штаб-фатиры Һолливудта булган "Көньяк Калифорния Веданта Җәмгыяте" 1930 елда Свами Прабһавананда тарафыннан нигезләнгән булган. Җәмгыять Рамакришна орденының тармагы һәм аның Көньяк Пасаденада, Санта-Барбарада, Сан-Диегода һәм Трабукко Каньонында суб-үзәге бар. Аның шулай ук җәмгыятьнең тарихына караган һәм Америкада Веданта хәрәкәтенең иртә елларына караган әһәмиятле материаллар архивы бар.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Свами Прабһавананда Лос-Анжелеска 1929 елда Портлэнд, Орегоннан килгән һәм рәсми рәвештә җәмгыятне табышсыз ширкәт буларак 1934 елда нигезләгән. Прабһавананд җәмгыятьне 1976 елда үлеменә кадәр алып барган. Свами Сваһананда җәмгыять башында 1976 елда булган һәм аның җитәкчесе булып 2012 елда үлеменә кадәр булган. Җәмгыятьнең хәзерге башы булып Свами Сарвадэвананда тора.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмгыять дәресләр һәм лекцияләр һәм шулай ук пуджалар тәкъдим итә. Нәшрияты Веданта Пресс аша ул китаплар нәшер итә. Җәмгыятьнең өч веб-сайты бар. Җәмгыять бөтен Америкадан монах тормышын яшәү, Ведантаны өйрәнү өчен, медитацияне практикалау һәм студент программасы аша Рамакришна һәм Свами Вивекананда тормышларын өйрәнү өчен студентлар җәлеп итә.

Тармаклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калифорниядә, Көньяк Пасаденада Свами Вивекананда 1900 елда алты атна яшәгән йорт сакланып тора. Трабуко Каньонда Лос-Анжелестан 60 миляда монастырь бар, анда Вивекананданың поты урнаштырылган. Сан-Диегода кечкенә монастырь бар һәм шулай ук Пайнон-Хиллста кечкенә ретрит бар.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

website җәмгыятьнең тарихы һәм эшчәнлеге турында веб-сайт