Көрәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көрәк latin yazuında])

Көрәк — яссы турыпочмаксыман, сапка утыртылган, ешрак туфракны казу, чистарту, күчерү өчен кулланылган кул инструменты. Сугыш вакытында, шулай ук, корал буларак та кулланылган.

Көрәк төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Очлы көрәк
Соскыч көрәк
  • Очлы көрәк — яссы, очланган формадагы көрәк. Авыл хуҗалыгында һәм казу эшләрендә кулланыла. Өстендә аяк табаны өчен бекләнмәләре дә бар.
  • Шакмак көрәк - археологиядә кулланылучы очлы көрәкнең бер төре, аннан квадрат, тигез яннары белән аерыла.
  • Соскыч көрәк — коелучы, вак йөкләр белән эшләүгә ясалган тирән, бекләнмәле көрәк. Һәрбер төр йөк өчен үзенең төре була.[1] Ком көрәге — турыпочмак формасында; иген көрәге — зур соскыч көрәк; измә көрәге — зуррак тирәнлек белән эшләнгән, күмер көрәге — очланган өчпочмак формасында була.
  • Кар чистарткыч көрәк — соскычы зур булган соскыч көрәкнең бер төре. Күбесенчә фанерадан, пластиктан, аллюминийдан эшләнә. Агачтан эшләнсә- йөрткеч кар көрәге дип атала.
  • Чүп-чар соскычы — кыска саплы чүп җыю көрәге.
  • Икмәк көрәге — аш-су бүлмәсендә кулланылучы көрәк.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]