Лизинг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лизинг latin yazuında])

Лизинг - машиналарны һәм җиһазларны озак вакытлы арендага бирү, капитал салуларны яңача финанслау һәм товарлар сатуны активлаштыру ысулы. Лизинг гамәлләренең төп ике төре мәгълүм - финанс лизингы һәм оператив лизинг. Финанс лизингы - аренда дәверендә тулы амортизация чыгымнарын һәм арендага бирүченең табышын капларга җитәрлек сумма түләү; оператив лизинг - тулы амортизация вакытыннан кимрәк булган дәвергә исәпләнгән килешү.