Лилия Дөгг Альфредсдоттир
Лилия Дөгг Альфредсдоттир | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | исл. Lilja Alfreðsdóttir |
Туган | 4 октябрь 1973 (49 яшь) Рейкьявик, Исландия |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Колумбия үнивирситите |
Һөнәре | сәясәтче, икътисадчы |
Сәяси фирка | Прогрессивная партия[d] |
Ата-ана |
|
Лилия Дөгг Альфредсдоттир (исландча — Lilja Dögg Alfreðsdóttir, 4 октябрь, 1973) — Исландия халык хуҗалыгы эшлеклесе, тышкы икътисадый эшчәнлек эксперты һәм 2016 елның апреленнән Исландия тышкы эшләр һәм сәүдә министры, Сигурдур Инги Йоханссон ("Алгарыш" фиркасеннән) җитәкләгән хөкүмәт әгъзасы.
Лиля Дөгг Колумбия университетын (АКШ) тәмамлаган, халыкара мөнәсәбәтләр магистры дәрәҗәсенә ия. Исландия үзәк банкында төрле вазифаларны башкарган, элеккеге премьер-министр Сигмундур Давид Гуннлаугссонның икътисад сәясәте буенча киңәшчесе булган. Министр буларак, Исландия парламенты Альтингта әгъза булып тора алмый.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Исландия тышкы эшләр министрлыгы сайтындагы п рофиль (инглиз телендә)