Эчтәлеккә күчү

Ләйлә Дәүләтова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләйлә Дәүләтова latin yazuında])
Туу урыны Актаныш районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре шагыйрь, телеалыпбаручы
Эш урыны Татарстан — Яңа Гасыр
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Бүләкләр

Ләйлә Дәүләтова (рус. Лейла Давлетова) — шагыйрә, җырлар авторы, ТВ алып баручысы. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2021).

Ләйлә Дәүләтова 19?? елның 18 апрель көнендә Татарстан республикасының Актаныш районында дөньяга килә.[2] Бала чагында җырчы булырга тели. Ләкин мәктәпне тәмамлагач, Ләйлә Казан Дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Аннары соң Татарстан республикасының Фәннәр Академиясе аспирантурасына керә.

Икенче курста укыган чагында, Ләйлә Дәүләтова бер бәйгедә җыры белән катнаша. Анда аңа телевидение режиссеры Дания Гаязова игътибар итеп, Ләйләгә корреспондент буларак эшләргә тәкъдим итә. Шуның өчен Ләйлә ханым Дания Гаязовага хәзерге көндә дә бик рәхмәтле.

Ләйлә Дәүләтованың яшәү максаты – теләгәненә ирешеп кеше булып калырга. Ул бөтен нәрсәдә дә ирекне ярата, көнләшүчеләрне яратмый. Больше всего любите: свободу во всем!

Ләйлә Дәүләтова Яңа Гасыр каналында “Адәм белән Һава” тапшыруын алып барган. Буш вакытында Ләйлә ханым туй-юбилейлар да алып бара.

Танылган шигырьләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • Югаласым килә минем
  • Бәхет
  • Кеше була бел

Әдәбият исемлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • "Идел" журналы. Ләйлә Дәүләтова - Югаласым килә минем.
  • matbugat.ru - Ләйлә Дәүләтова белән әңгәмә.
  • Илфак Шиһапов әңгәмәсе.