Магнитлы-резонанслы томография

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Магнитлы-резонанслы томография latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Магнитлы-резонансы томаграфия (МРТ) ярдәмендә рәсем алу кыска электромагнитлы импульс йогынтысында тукымалардагы водород атомнары (уңай корылган протоннар) ядрәләреннең тәртипләре үзгәрүгә бәйле.

Физик мәсләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Импульстан соң ядрәләр гадәти торышына кайта һәм сеңдерелгән энергиянең бер өлешен тарата, аны сизгер радиоалгычлар кабул итә. КТ-тан аермалы буларак, МРТ-да авыру электромагнитлы нурланышка дучар булмый. Тикшерелгән тукымалар үзләре электромагнитлы нурланыш чыганагына әйләнә, ул билгеле бер көч һәм вакыт күрсәткечләре белән сыйфатлана. Билгеләнгән сигналлар компьютер белән эшкәртелә һәм томографик проекция буларак күрсәтелә, төрләре: (а) күчәрле, (б) таҗлы, (в) урталай

Рәсемнәр алу тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

МРТ ярдәмендә баш миен тикшергәндә Т1 һәм Т2-эленмә томограммалар алына. Эленмәлек магнит кырын сүндергәннән соң кузгатылган протоннарның тынычлану вакытын үлчәгән ике ысулына кагыла. Организмда төрле тукымаларының тынычлану вакыты аерыла һәм бу үзенчәлек буенча T1- яки T2-эленмә томограммалар аерылып тора (ягъни томограмманың билгеле бер төрендә тукыманы яхшырак чагылдыру белән). Тәҗрибәдә гадәттә ике ысул да кулланыла.

1.Т1-эленмә томограммалар гадәти анатомияне яхшырак чагылдыра. Пыяласыман җисем һәм арка мие сыекчасы томограммада түбән интенсивлы (караңгы) төзелешләр, ә май тукымасы, кан һәм контрастлы матдәләр - югары интенсивлы (якты) булып күренә.

2. Т2-эленмә томограммалар патологик үзгәрешләрне чагылдыру өчен куллану яхшырак, чөнки су югары интенсивлы төзелешкә охшаган. Димәк шешкән аномаль тукыма (мәсәлән, ялкынсынганда) тирә-яктагы гадәти тукымалар белән чагыштырганда яктырак күренәчәк. Арка мие сыекчасы һәм пыяласыман җисемдә зур күләмдә су бар һәм алар да гиперинтенсив төзелешле күренешле була. Кан тамырлары, томаланмаган булсалар, T2-эленмә томограммаларда караңгы булып күренә (рәс. 2.33б, г, е).

NB Сөяк тукымасы һәм кальцификатлар МРТ-да начар күренә.

Контрастлы көчәйтү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Гадолиний электромагнит кырына урнаштырылганда магнитлы үзлекләргә ия була алган матдә. Әгәр кан-ми киртәсе бозылмаса, венага кертелгән препарат тамырлар юлында кала. Препарат шешләрне һәм ялкынсыну чыганакларын контрастлый һәм алар томограммаларда якты өлкәләр кебек күренә; гадолиний Т1-эленмә томограммаларда гына күренә. МРТ-ны гадолинийны керткәнче (рәс. 2.34а) һәм аннан соң (рәс. 2.34б) башкару яхшырак була. Аралык сыйфатын яхшырту өчен махсус кабул итүче кәтүген кулланырга була. Гадолинийны йодлы препаратларны кулланганга караганда куркынычсызрак: каршы йогынтылар сирәк очрый һәм чагыштырмача куркынычсыз (мәсәлән, укшыту, кычыткан бизгәге һәм баш авырту).

2. Май тукымасыннан сигналны басу орбита МРТ-сын башкарганда кулланыла, чөнки гадәти T1-эленмә томограммадагы май тукымасының ачык сигналы орбитадагы башка төзелешләрне еш каплап тора. Май тукымасыннан ачык сигналны бетерү орбитаның гадәти төзелешләр (КН һәм экстраокуляр мускуллар) шулай ук ​​шешләр, ялкынсыну чыганаклары һәм тамырлы үзгәрешләрнең сыйфатлырак рәсемен алырга мөмкинлек бирә. Орбитаның МРТ-сында май тукымасыннан сигналны басуның ике ысулын кулланалар: а) гадолиний кулланылган T1-рәвешендә майлы туенуы. Бу сигналның аномаль көчәю өлкәләрен чагылдырырга мөмкинлек бирә (мәсәлән, КН тышчасы), ә T1 рәвешендә орбитаның май тукымасыннан ачык сигнал басылачак. (рәс. 2.34в, г). б) STIR (кыска T1-рәвеше белән торгызу инверсиясе) интраорбиталь бүлектәге КН-ның эчке бүлекләре зарарлануларын ачыклаганда контрастлы көчәйтүнең иң яхшы ысулы санала. (мәсәлән, оптик неврит — рәс. 2.34д). STIR-да май тукымасыннан сигнал киеренкелеге бик түбән, шул ук вакытта судан ул югары булып кала. Аларны тикшерү нәтиҗәсе итеп тасвирларга була.

3. FLAIR (хәрәкәт итүче сыекчалардан сигналны басу белән импульслы эзлеклелек). Бу T2-эленмә томограммаларда арка мие сыекчасының якты рәсеме басыла, бу демиелинизациянең перивентрикуляр чыганаклары кебек якында урнашкан патологик үзгәрешләрне яхшырак чагылдырырга мөмкинлек бирә (рәс. 2.34е).

Чикләүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

• Бу ысул сөяк тукымаларын чагылдырырга мөмкинлек бирми (ул кара булып күренә), тик бу аны башкарырга киртә түгел.

• МРТ яңа кан савуларны күрсәтми, шуңа ысул баш эчендәге кискен кан китү белән авырулар өчен күрсәтелмәгән.

• Магнитлы имплантат булган авыруларга МРТ ясарга ярамый (мәсәлән, йөрәк ритмын тотучылар, күз эчендәге чит җисемнәр һәм аневризмадагы ферромагнитлы клипсалар).

• Бу ысул авыру белән элемтә булуын һәм аның хәрәкәтсез ятуын күздә тота.

• МРТ-ны клаустрофобия белән авыруларга башкару кыен.

Нейроофтальмологиядә МРТ өчен махсус күрсәтмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

МРТ баш эчендәге үткәрү юллары зарарланганда сайлау ысулы санала. Югары сыйфатлы рәсемнәр алу өчен радиологка зыян күргән өлкәне һәм мөмкин булган патологияне күрсәтергә кирәк.

1. Күрү нервы STIR рәвешендә таҗлы томограмма белән T1-рәвешендә таҗлы яки күчәрле проекция белән май тукымасы сигналын басу һәм гадолиний белән контрастлы көчәйтү белән бергә яхшырак чагыла (кара рәс. 2.34д). Күчәрле Т1-эленмә томограммалар гадәти анатомияне яхшырак күрсәтә. МРТ кулланып КН-ның интраорбиталь өлешенең (мәсәлән неврит, глиомалар) һәм аның интракраниаль таралган шешләрен ачыклап була.

2. КН-ның тышчалары зарарлану (мәсәлән менингиомалар) T1- һәм T2-эленмә томограммаларда якынча бер үк сигнал киеренкелегенә ия, ләкин гадолиний белән контрастлы көчәйтүдә күпкә яхшырак күренә. (кара рәс. 2.34а).

3. Төрек ияр өлкәсендәге күләмле барышлар (мәсәлән гипофиз шешләре) контраст белән көчәйтелгән T1-эленмә томограммаларда әйбәтрәк күренә (кара рәс. 2.34б). Таҗлы томограммалар төрек ияре эчен шулай ук супраселляр һәм параселляр өлкәләрне чагылдыру өчен кулай һәм алар гадәттә урталай рәсемнәр белән тулыландырыла.

4. Каверноз синус патологиясе таҗлы томограммаларда яхшырак күренә. Контрастлы көчәйтү рәвеше кирәк булырга мөмкин.

5. Күрү анализаторы юлларының интракраниаль бүлекләре (мәсәлән ялкынсыну, демиелинлашу һәм неопластик барышлар, тамырлар патологиясе).

6. Интракраниаль аневризмалар кайвакыт гадәти МРТ ярдәмендә ачыклап була. Бу патологиядә шулай ук магнит-резонанслы ангиографияне (МРА) кулланып була, тик ул аневризманы шикләнгәндә беренчел ачыклау ысулы булмаса да (алга таба кара).

NB КТ һәм МРТ рәсемнәрен бер-берсеннән аеру җиңел, чөнки сөяк тукымасы КТ-да ак булып күренә һәм МРТ-да төгәл күренми.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.