Мари-Гийемин Бенуа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мари-Гийемин Бенуа latin yazuında])
Мари-Гийемин Бенуа
Туган телдә исем фр. Marie-Guillemine Benoist
Туган 18 декабрь 1768(1768-12-18)[1][2][3][…]
Париж, Франция патшалыгы[4][5]
Үлгән 8 октябрь 1826(1826-10-08)[2][3] (57 яшь)
Париж[4][5]
Ватандашлыгы Франция[1]
Һөнәре рәссам, сәнгатькәр
Җефет Пьер-Венсен Бенуа[d]
Балалар Prosper Désiré Benoist[d] һәм Бенуа д'Ази, Дени[d]
Ата-ана
Кардәшләр Marie-Élisabeth Laville-Leroux[d]

 Мари-Гийемин Бенуа Викиҗыентыкта

Мари-Гийемин Бенуа (фр. Marie-Guillemine Benoist; 1768 елның 18 декабре, Париж1826 елның 8 октябре, Париж) — француз рәссамы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мари-Гийемин Бенуа Парижда дәүләт түрәсе һәм дипломаты гаиләсендә туа.

Рәссам буларак аның профессиональ әзерлеге 1781 елда Элизабет Виже-Лебрён җитәкчелегендә башлана. 1786 елда ул сеңлесе Мари-Элизабет белән бергә Жак-Луи Давид остаханәсенә укырга керә.

1791 елда ул беренче тапкыр еллык Париж салонында «Психея үз гаиләсе белән саубуллаша» картинасын күрсәтә. Бу чорның тагын бер картинасы, «Яхшылык һәм Бозыклык арасындагы сафлык» шулай ук мифологик сюжет буенча язылган, әмма рәссамның шәхси карашларының кайбер төсмерләрен дә күрсәткән: «Бозыклык» ир-ат итеп күрсәтелә, гәрчә аны традицион рәвештә хатын-кыз образында күрсәтсәләр дә.

1793 елда Мари-Гийемин адвокат Пьер-Венсан Бенуага кияүгә чыга.

1800 елда ул Париж салонында «Кара тәнле хатын-кыз портреты»н («Portrait dore négresse») күрсәтә. Бу картинаны 1818 елда Франция короле Людовик XVIII сатып ала.

Мари-Гийемин үз чорының күренекле кешеләренең портретын ясый. Император Наполеон I сеңлесе һәм Лукка княгинясы Элиза Бонапарт портреты якынча 1805 елда ясалган. Икенче мөһим заказ — ул вакытта беренче консул булган Наполеон Бонапарт портреты 1803 елда алынган. Бу портрет Гент шәһәре өчен ясалган.

Рәссам буларак аның өчен тагын бер аерымлык билгесе 1804 елда Париж салонының Алтын медале белән бүләкләнүе була. Шул ук елларда ул хатын-кызларны сәнгатьле укыту буенча студия ача.

Бурбоннар Реставрациясе вакытында аның ире, роялист граф Бенуа Дәүләт Советына билгеләнә. Мари-Гийемин бу вакытта популярлыкның иң югары ноктасында булса да, ул гаилә бурычлары аркасында рәссам һәм күргәзмәләр оештыручы карьерасыннан баш тартырга мәҗбүр була.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 RKDartists
  2. 2,0 2,1 Internet Speculative Fiction Database — 1995.
  3. 3,0 3,1 Chaudonneret M. Benoist [née Leroulx-Delaville; (de) Laville-Lerou(l)x], Marie-Guillemine // Grove Art Online / J. Turner[Oxford, England], Houndmills, Basingstoke, England, New York: OUP, 2017. — ISBN 978-1-884446-05-4doi:10.1093/GAO/9781884446054.ARTICLE.T007939
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 https://rkd.nl/explore/artists/6584
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 https://doi.org/10.1093/gao/9781884446054.article.T007939

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]