Марс Алиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марс Алиев latin yazuında])
Марс Алиев

Марс Шәрип улы Алиев — зоотехник, җитәкче.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1947 нче елның 18нче июлендә  туып, балачагын, үсмер чорын туган авылыбызның матур табигать кочагында уздыра. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан шәһәренең авыл хуҗалыгы институтында (КГВИ) зоотехниклар әзерләү бүлегендә белем ала.

Аның хезмәт юлы узебезнең туган авылыбыздан башланып башкалабыз Казанга илтә. Нинди генә юллар үтми ул яшәү дәверендә:1971-1977нче елларда Биектау районында терлек азыгы әзерләү совхозы директор урын басары,1977-1989нчы елларда шушы ук районның “Кызыл байрак”колхозы председателе,1989-1994нче елларда совхоз директоры, 1995-1998 нче елларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгында министрның беренче урынбасар вазифасы итеп билгеләнә.1998-2019нчы елларда Татарстан кошчылык оешмасының генераль директоры булып эшли.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Гомумән, Марс Алиев- авыл хуҗалыгының төрле тармакларында җитәкче вазифаларын башкарган шәхес.Нинди генә тармакта эшләсә дә ул һәрвакыт зур ихтирам казанды һәм югары күрсәткечләргә ирешеп килде. Аның хезмәтләре хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде: РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медале һәм рәхмәт хатлары, диплом, грамоталар белән бүләкләнде.

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылыбызга һәр ел саен кайтып, илебезнең төрле өлкәләрендә яшәп, хезмәт иткән авылдашларыбызны чакырып “Туган авылымны сагынам” дип аталган кичә оештыра. Бу кичәдә бер-берсен озак еллар күрмәгән авыл халкы рәхәтләнеп ял итә, күңел ача, сөйләшеп серләрен бүлешә. Авылда яшәгән өлкән буын кешеләрен дә онытмый Марс Шәрип улы, алар белән берлектә дини бәйрәмнәрне дә истән чыгармый, зурлап уздырыша. Әле менә күрше Иске Тинчәле авылында, әби-бабасының нигезендә мәчет төзетә.Бу изге эшен якташларыбыз һич онытмас. Аның мондый изге ярдәмнәрен саный китсәң бик күп, авыл урамнарын төзекләндерүдә дә зур өлеш кертте ул. Без авыл халкы -шундый изге хезмәтләре үзенә дә изгелек булып әйләнеп кайтсын дигән теләктә калабыз.  

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]