Джон Бёрд: юрамалар арасында аерма
IlnarSelimcan (бәхәс | кертем) к s/эшкуар/эшмәкәр |
IlnarSelimcan (бәхәс | кертем) s/алфавит/әлифба |
||
Юл номеры - 59: | Юл номеры - 59: | ||
* [[:ba:Джон Бёрд|Башкорт Википедиясе]] |
* [[:ba:Джон Бёрд|Башкорт Википедиясе]] |
||
[[Төркем: |
[[Төркем:Әлифба буенча менеджерлар]] |
||
[[Төркем: |
[[Төркем:Әлифба буенча эшмәкәрләр]] |
||
[[Төркем:Бөекбритания эшмәкәрләре]] |
[[Төркем:Бөекбритания эшмәкәрләре]] |
||
[[Төркем:Социаль эшмәкәрләр]] |
[[Төркем:Социаль эшмәкәрләр]] |
27 май 2016, 07:23 юрамасы
Джон Бёрд (John Bird) | |
---|---|
Туган | 30 гыйнвар 1946 (78 яшь) Лондон |
Ватандашлыгы | Бөекбритания |
Һөнәре | Социаль эшмәкәрлек, эшмәкәр һәм менеджер |
Җефет | Isobel Theresa Ricketts[d] |
Балалар | 3 |
Бүләк һәм премияләре | Британия империясе ордены |
Джон Бёрд (ингл. John Bird; 1946 нчы елның 30 нчы гыйнварында, Ноттинг-Хилл, Лондон, Бөекбританиядә туган) — британия эшмәкәре һәм менеджеры, The Big Issue урам гәҗитенә нигез салучы, аның җитәкчесе һәм төп редакторы.
Биографиясе
Джон Бёрд 1946 елның 30 гыйнварында Бөекбританиядә, Лондонның Ноттинг-Хилл районында ярлы ирланд гаиләсендә дөньяга килә[1]. Ул алты малай арасында өченчесе була[2].
Ата-аналары торак өчен аренданы түли алмагач, биш яшеннән сукбайлык белән шөгыльләнә башлый[2] һәм җиде яшеннән алып ун яшенә кадәр балалар йортында яши[3].
Яшүсмер чагында урамда яши, урлап дөнья күрә һәм төрмәгә эләгә[3][2]. Төрмәдән чыккач урамда яши һәм тагын төрмәгә утыра[3].
Полиция әзерлекләвеннән качып Парижга (Франция) кача, The Club исемле сәяси партиягә керә[2].
1970 нче елны сәясәттән китә һәм кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый[3].
1991 нче елда Анита Роддик белән Body Shop косметика бизнесыннан табыш алганнан соң, 50 000 АКШ долларына The Big Issue гәҗитенә нигез сала[4][2], ә 1995 нче елда The Big Issue Foundation фонды өйсезләргә ярдәм күрсәтә башлый[1].
The Big Issue Invest уңышлары өчен Джон Бёрд берничә бүләк ала: 1995 нче елның июнендә Британия империясе ордены иясе була, 1996 нчы елның маенда БМОның "Яхшы тәҗрибә" шорт-лист премиясен, 2004 нче елның октябрендә UN-Habitat Scroll of Honour Award премиясенә лаек була, 2004 нче елда BBC тарафыннан "Лондон легендасы" дип атала, ә 2006 нчы елда The Beacon Fellowship премиясен ала[5].
2007 нче елда Бёрд үзен Лондон мэры сайлавына ирекле кандидат итеп куям дип белдерә һәм үзенең манифестын игълан итә[6], әмма соңрак бу уеннан баш тарта[7].
2008 нче елның октябрендә Ernst & Young Джон Бёрдны "Елның социаль эшмәкәре" дип атый[8][9].
2009 нчы елда Бёрд, социаль эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү өчен, үзенең The Big Issue Invest инвестиция фондын ача.
2013 нче елдан Плимут университетының шәрәфле докторы.
Искәрмә һәм сылтамалар
- ↑ 1,0 1,1 1049077 - THE BIG ISSUE FOUNDATION. Charity Commission. 2015-05-06 тикшерелгән.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Nick Davies (1994-03). The big thing about the Big Issue. 2015-05-06 тикшерелгән.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 John Bird. National Literacy Trust (2007). 2015-05-06 тикшерелгән.
- ↑ Boukhari, Sophie (1999-02). The Press Takes to the Street. UNESCO Courier. 2015-05-06 тикшерелгән.
- ↑ Beacon Fellows. beaconawards.org.uk. 2015-05-06 тикшерелгән.
- ↑ Big Issue owner unveils manifesto. BBC (2007-05-01). 2015-05-06 тикшерелгән.
- ↑ Big Issue founder targets poverty. BBC (2007-10-18). 2015-05-06 тикшерелгән.
- ↑ Ernst&Young Entrepreneur 2008 award recipients
- ↑ Richard Harpin, CEO of Homeserve Plc, is Ernst & Young ‘UK Overall Entrepreneur Of The Year 2008’