Кыйссаи Йосыф: юрамалар арасында аерма

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нет описания правки
Тамга: вики-текст мөхәррире 2017
 
 
== Сюжет сызыгы ==
Әсәрдә бер ыру башында торган Йагъкуб аксакал, аның ике хатыны һәм унике угълы сурәтләнә. Аларның өлкәннәре иңдеинде буй җиткән, өйләнгән булса да, барысы да бергә яшиләр, уртак хуҗалык алып баралар. Ун өлкән угълы көне-төне далада нәселнең көтүен көтә, ягъни тормыш мәшәкатьләрен үз җилкәләрендә тарта. Йагъкубның яраткан хатыны Рәхилә иртә үлеп киткәч яшьли ятим калган Йосыф белән Ибне-Иәмин әтиләре янында тора.
 
Бер көнне Йосыф хикмәтле төш күрә. Әтисе төшне бик зур дәрәҗәгә ирешү галәмәте дип юрый, тик абыйлары моны белә. Күңелләре Йосыфка карата явыз ният белән тулып, алар хәйлә белән Йосыфны ташландык коега салалар. Йосыф, коеда өч көн торганнан соң, юлда тукталган кәрванчылар су алганда, аларның чиләгенә ябышып чыга. Аны кәрван хуҗасы Малик Дәгыйр коллыкка ала. Әсәрдә Йосыфның коега ташланып та исән калуы, аның үзенчә аңлы сәүдәгәр кулына төшүе «илаһи көч» белән аңлатыла. Күп маҗаралар белән кәрван [[Мисыр]]га килеп җиткәч, аны фәкать Мисырның вәзире генә сатып ала.
4047

правок

Навигация