Перейти к содержанию

Татарстан Конституциясе: юрамалар арасында аерма

төзәтмә аңлатмасы юк
Нет описания правки
'''Татарстан Республикасы Конституциясе''' – [[Татарстан|Татарстан Җөмһүриятенең]] төп кануны. [[1992 ел]]да кабул ителгән.
 
== Өлешләр ==
* Башы: Әлеге Конституция, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдырып,
** кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра,
* 7 кисәк;
* 4 бүлек;
* 126 статьямаддә.
 
== Кабул итү ==
[[1990 ел]]ның [[30 августы]]нда [[Татарстан суверенитеты]] турында [[:wikibooks:Татарстан Совет Социалистик Республикасының Дәүләт Суверенитеты турында Декларация|декларация]] кабул ителә. [[1992 ел]]ның [[21 март]]ында Татарстан суверенитеты турында референдум үткәрелә, тавыш бирүчеләрнең 61,4 проценты суверенитетны хуплыйлар. Әлеге процессларны кануни яктан саклап калу максатыннан Татарстан Конституциясен язу зарурилыгы баса. Аны әзерләү өчен махсус комиссия оеша.
==Сылтамалар==
 
Моңа кадәрге ТАССР Конституцияләре бары тик декларатив характерда була һәм кырыс партия цензурасы шартларында кабул ителә<ref>[http://gossov.tatarstan.ru/reports/show/123 Конституция Татарстана отмечает двадцатилетие] {{ref-ru}}</ref>. Яңа Конституцияне язу исә катлаулы вәзгыятьтә бара: Татарстан статусы турында федераль үзәк белән даими сөйләшүләр алып барыла, [[Казан]] урамнарында татар милли хәрәкәте һәм үзен демократик дип атаган хәрәкәт вәкилләре даими урам чараларын оештырганнар.
 
Яңа Татарстан Конституциясе проекты [[1991 ел]]ның [[31 декабрь|31 декабрендә]] киң фикер алышу өчен тәкъдим ителә, аңа карата барлыгы 5,3 мең тәкъдим, төзәтмә кертелә. Халыкара хокукый экспертизалар үткәрелә. 1992 елның маенда Татарстан Югары Советы утырышында төп канунның беренче укылышы үтә. Халык депутатларыннан 500дән артык төзәтмә карала. Кайбер аерым мәсьәләләр зур бәхәс уята (тигез дәүләт телләре, дәүләт хакимиятен оештыру, республика гражданлыгы һ.б.).
 
[[1992 ел]]ның [[6 ноябрь|6 ноябрендә]] Татарстан Конституциясе Югары Совет тарафыннан кабул ителә.
 
== Төзәтмәләр ==
Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр 15 тапкыр кертелә: 1994 елның 29 ноябрендә, 1995 елның 30 марты һәм 8 декабрендә, 1996 елның 27 ноябрендә, 1999 елның 26 маенда һәм 21 июлендә, 2000 елның 3 марты, 31 мае һәм 19 декабрендә, 2001 елның 28 июнендә, 2002 елның 19 апрелендә, 2003 елның 15 сентябрендә, 2004 12 мартында, 2005 елның 14 мартында.
 
== Искәрмәләр ==
{{Искәрмәләр}}
 
== Сылтамалар ==
{{Викикитап|Татарстан Республикасы Конституциясе}}
* [http://tatar.ru/?DNSID=a9ef4cf63545c86d770a9240047f2df4&node_id=2628 Татарстан Республикасы Конституциясе]
* [http://gossov.tatarstan.ru/reports/show/123 Конституция Татарстана отмечает двадцатилетие] {{ref-ru}}
* [http://www.business-gazeta.ru/article/69511/ Как вы оцениваете Конституцию Татарстана спустя 20 лет?] {{ref-ru}}
 
[[Төркем:Конституцияләр]]
25 005

правок