Мексика һимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мексика һимны latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Футбол уенында. Мексика һимнын яше-карты җырлый

Латин Америкасында һимннарны бер-бер артлы һәм күпләп иҗат итү сөреше Испания һәм Португалия колонияләренең бәйсезлеккә ирешү чорына туры килә. Наполеонның җиңелүеннән соң Ауропада башланган үзгәрешләр “Яңа дөнья”га да барып ирешә. Әйтергә кирәк, азатлык идеяләрен тарату эшендә чыгышы белән Ауропадан булган кешеләр дә бик актив катнаша. Латин Америкасының шул елларда бәйсезлек алган күп кенә илләрендә беренче милли символларны нәкъ “Иске дөнья”ның эмиграциягә киткән иҗади зыялылары булдыра. Мексиканың беренче һимн проектларын да, 1821 елдан башлап, ил ватандашлары белән бергәләп, инглиз, испан һәм алман телле Ауропа кешеләре тәкъдим итә. Ләкин аларның ауропача иҗат җимешләре Мексика җирлегендә тернәкләнеп китә алмый.

1853 елның декабрендә Мексика президенты, генерал Антонио Лопес де Санта Анна (Antonio López de Santa Anna) илнең иҗтимагый эшләр министрлыгына иң яхшы патриотик шигырьгә бәйге игълан итәргә әмер бирә. Жюри карамагына тапшырылган 27 шигырьдән Франсиско Гонсалес Боканеграның (Francisco González Bocanegra, 1824-1861) 10 куплетлык әсәре җиңүче дип таныла.

Жюри карарын раслагач, Санта Анна композиторлар өчен дә бәйге игълан итә. Унҗиде кеше үзенең музыкаль иҗат җимешен тапшыра, һәм 500 долларлык бүләк испан композиторы Хайме Нуньоска (Jaime Nuñóz, 1824-1908) насыйп була. Ул бу вакытта Мексиканың милли оркестрында баш дирижёр булып хезмәт итә. Музыка авторы Ауропада, Каталониянең Жерона (Gerona) шәһәрендә туган.

Милли һимнның премьерасы 1854 елның 16 сентябрь көнендә Мехико шәһәренең Изге Анна театрында (Teatro de Santa Anna) үткәрелә (хәзер ул Милли театр дип атала).

Ләкин, шул чордан бирле даими кулланышта булса да, рәсми рәвештә һимн 1943 елда гына, президент Мануэль Авила Камачо указы белән кабул ителә. Мексиканың бөтен символик дәүләт атрибутлары (һимн белән бергә, байрагы, туграсы һәм башка милли символлары) 1984 елда гына тәгаенләнә: боларның барысын да президент Мигель де ла Мадрид Уртадо (Miguel de la Madrid Hurtado) җитәкчелегендәге махсус комиссия раслый.

1854 елда бәйгедә җиңеп чыккан Хайме Нуньос исә озакламый АКШның Баффало шәһәренә күчеп китә. 1901 елда аны яңадан Мексикага чакыралар, композитор гомуммилли танылуга лаек була, бу юлы аңа шактый зур акчалата премия, алтын һәм көмеш медальләр тапшыралар. Нуньос 1908 елда АКШта вафат була һәм шунда ук җирләнә дә. 1942 елның октябрендә аның җәсәден, Мехико шәһәренең Батырлар Галереясына күчереп, һимн сүзләренең авторы Боканегра кабере янында күмәләр. 

Һимнның рәсми башкарыла торган өлеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(“Эсколар” версиясе)

Рәсми чараларда гадәттә Мексика һимнының беренче куплеты гына уйнала. Кушымтасы куплет алдыннан да, куплеттан соң да башкарыла. Һимн кушымтасын алдан башкару – Латин Америкасының испан телле илләре өчен гадәти күренеш. Мәсәлән, Колумбия, Эквадор, Перу һәм Венесуэла һимннарының җыйнак вариантлары нәкъ шул калыпта төзелгән.[1] [2] [3] [4]

"Зәйтүн яфрагыннан таҗ үреп ки..." – Мексика символларының берсе
"Исеңдә тот, Ватан, Күк иңдерә һәр улыңны көрәшче итеп" – Һимн Мексика җыелма такымы уенчыларын (алгы планда) шулай рухландыра

Испан телендә
Coro:
Mexicanos, al grito de guerra
el acero aprestad y el bridón.
Y retiemble en sus centros la tierra,
al sonoro rugir del cañón,

Y retiemble en sus centros la tierra,
al sonoro rugir del cañón.

Ciña ¡oh Patria! tus sienes de oliva
de la paz el arcángel divino,
que en el cielo tu eterno destino
por el dedo de Dios se escribió.
Mas si osare un extraño enemigo
profanar con su planta tu suelo,
piensa ¡oh Patria querida! que el cielo
un soldado en cada hijo te dio,

un soldado en cada hijo te dio.

Coro:
Mexicanos, al grito de guerra
el acero aprestad y el bridón.
Y retiemble en sus centros la tierra,
al sonoro rugir del cañón,

Y retiemble en sus centros la tierra,
al sonoro rugir del cañón.

Тәрҗемәсе
Кушымтасы:
Мексикалы, сугыш аваз салса,
Әзерлә ат, кылыч һәм ияр.
Туплар атуыннан калтырансын
Җир шары – үзәгенә кадәр,
Туплар атуыннан калтырансын
Җир шары – үзәгенә кадәр.

Зәйтүн яфрагыннан таҗ үреп ки –
Җәбраил әмере бу, Ватан,
Синең тәкъдир Ходай хозурында
“Мәңгелеккә!” диеп язылган.
Керсез бу туфрагың нәҗесләнсә,
Дошман аяк басса, яу җитеп,
Исеңдә тот, Ватан, Күк иңдерә
Һәр улыңны көрәшче итеп,
Һәр улыңны көрәшче итеп.

Кушымтасы:
Мексикалы, сугыш аваз салса,
Әзерлә ат, кылыч һәм ияр.
Туплар атуыннан калтырансын
Җир шары – үзәгенә кадәр,

Туплар атуыннан калтырансын
Җир шары – үзәгенә кадәр.

Һимнның тулы тексты: [5] [6]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://es.wikipedia.org/wiki/Himno_nacional_de_Colombia
  2. https://es.wikipedia.org/wiki/Gloria_al_Bravo_Pueblo
  3. https://es.wikipedia.org/wiki/Salve,_oh_patria
  4. https://es.wikipedia.org/wiki/Himno_Nacional_del_Per%C3%BA
  5. https://es.wikipedia.org/wiki/Himno_Nacional_Mexicano
  6. https://www.youtube.com/watch?v=U0-ovT0TFPo