Мерәләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мерәләр latin yazuında])
(Мерә битеннән юнәлтелде)

Мерәләр (рус чыганакларда меря) — фин-угыр кабиләсе, хәзерге Владимир, Ярославль, Иваново өлкәләрендә, Мәскәү һәм Тверь өлкәләрнең көнчыгышында, Вологда өлкәсенең көньягында һәм Кострома өлкәсенең көнбатышында яшәгәннәр. Идел белән Ука елгалары аралыгында 1-нче меңъеллык дәверендә яшәгәннәр. VI гасырның Византия тарихчысы Иордан хезмәтләрендә телгә алына. Игенчелек, терлекчелек һәм аучылык белән шөгыльләнгәннәр. IX гасырда Идел буйлап сәүдә итүләре мәгълүм. Рус елъязмаларында аерым халык буларак соңгы тапкыр 907 елда телгә алыналар. 1-нче һәм 2-нче меңъеллыклары чигендә көнчыгыш славяннар белән кушылып, ассимиляцияләнеп беткәннәр дип фараз ителә.

Рус телендә гади сөйләмле, диалектизм дип йөртелүче сүзләр арасында меря теленнән бик күп сүзләр бар.[1]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мерянское наследие. Лев Сазонов, archived from the original on 2021-01-16, retrieved 2013-07-04