Микки Маус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Микки Маус latin yazuında])
Микки Маус
Туган телдә исем ингл. Mickey Mouse
Туган 18 ноябрь 1928(1928-11-18) (95 яшь)
Һөнәре мастер на все руки
Өйдәш Минни Маус[d]
Кардәшләр Кролик Освальд[d] һәм Felicity Fieldmouse[d]

 Микки Маус Викиҗыентыкта

Микки Маус яки Тычкан Микки (ингл. Mickey Mouse) — Уолт Дисней тарафыннан уйлап чыгарылган мультипликацион фильмнар персонажы. Микки һәм дусты Минни Маусның рәсми туган көннәре буларак Вилли исемле параходы (en) киң күрсәтелүгә чыгарылган көн - 1928 елның 18 ноябрь санала. Бу персонажның уңышы белән Уолт Диснейның анимацион фильмнар ширкәтенең барлыкка килүе бәйле.

1978 елда, Микки Маусның 50-нче туган көнендә Голливудның Дан аллеясында (en) беренче анимацион персонажы йолдызы урнаштырылды.

Микки Маус - ул Уолт Дисней компаниясе символы булган мультфильм персонажы. “Микки Маус” - Митчел Маус кыскартылуы. Ул 1928 елда Уолт Дисней һәм Аб Айверкс тарафыннан оештырыла, һәм Уолт Дисней ягыннан яңгыратыла. Микки Маус беренче тапкыр 1928 елның 15 маенда "Акылсыз самолет" мультфильмында пәйда була. Ләкин Уолт Дисней компаниясе Микки Маусның тууын "Пароходик Уилли" чыгарылганнан соң 1928 елның 18 ноябрендә бәйрәм итә,чөнки бу Микки Маус белән беренче тавышлы мультфильм иде. Бу кешегә охшаш тычкан күп еллар дәвамында үсеш алган. Төсле булып ул беренче тапкыр 1935 елда пәйда була. Диснейның беренче төсле фильмы 1932 елда чыгарылган "Чәчәкләр һәм агачлар" була. Ул (Микки Маус) гади мультфильмнар һәм комикслар персонажыннан дөньяда иң танылган символларның берсенә кадәр үсеш алды. Миккиның популярлыгы бөтен дөньяда үскән. Бу аның яхшы,әйбәт холкы аркасында булды. Микки беркайчан да амораль бернәрсә дә эшләми.

(http://www.delo-angl.ru/anglijskie-teksty-i-stati/anglijskij-tekst-s-perevodom-mikki-maus/ сайтындагы "Mickey Mouse" статьясының тәрҗемәсе.)