Мина катеры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мина катеры latin yazuında])

Мина катеры (рус. минный катер) – дошман корабларына миналар белән һөҗүм ясау һәм аларны юк итү өчен хезмәт итүче, бу көче белән эшләүче хәрби катер, хәзерге торпедалы катерларның элгәресе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Константин корабы сызымы

Әүвәл мина катерлары «буксирлы» (буксирда тартып барулы) яки «ишкәкле» (ишкәк белән этеп хәрәкәтләндерелүче) миналар белән коралландырылса, соңыннан үзләре хәрәкәтләнергә сәләтле миналар (торпедалар) белән коралландырылганнар.

Русиядә С.О. Макаров тәкъдиме белән 1877-1878 еллардагы рус-төрек сугышында кулланыла.

«Константин»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айвазовский картинасында «Константин» корабы

Кара диңгез флотының «Константин» сәүдә пароходы С.О. Макаров проекты буенча 4 миналы катерны еракка илтерлек итеп яңадан корыла. Бу - илтүче судно ярдәмендә кече катерларның тәэсир итү радиусын киңәйтү буенча дөньяда беренче тәҗрибә була.

«Константин»ның сусыешлыгы 2500 т, тизлеге 12,7 узел (23,6 км/сәгать), кораллануы: 150 ммлы 1 мортира һәм 107 ммлы 4 туп.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшүсмерләр өчен хәрби-диңгез сүзлеге. М.1988 ISBN 5-7030-0298-2