Миотиклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миотиклар latin yazuında])

Миотиклар — бәбәк һәм керфексыман җисем сфинктерының мускаринсыман рецепторларын кузгатучы парасимпатомиметиклар.

1. БАПГ-да керфексыман мускулын кыскартып трабекуляр челтәр аша сулы сыекчаның агып китүен арттыру өчен КЭБ'ны киметә.

2.     Беренчел ябык почмаклы глаукомада бәбәк сфинктеры кыскару һәм миоз төсле катлауның периферия өлешен трабекуляр өлкәдән АПК'ны ачып китәргә мөмкинлек бирә.

3.     Урынлы каршы йогынтылар. Миоз, каш дугалары өлкәсендә авырту, миоплашу һәм катарактогенлык. Күрү какшаулары чагылганрак булып тоела.

Препаратлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.    Пилокарпинны нәтиҗәлеге буенча в-блокаторларга тиңлиләр. Ул түбәндәге фармакологик формаларда мөмкин.

•     Пилокарпин 1%, 2%, 3%, 4% тамчыларда (көнгә 4 тапкырга кадәр монотерапия буларак). В-блокаторлар белән бергә ике тапкыр тамызу җитә.

•     Пилокарпин гель (пилогель) гельгә адсорбцияләнгән пилокарпиннан тора. Препарат чыгарган миоплашу һәм миоз төнге вакытка туры килсен өчен бер тапкыр йокы алдыннан кулланалар.

2.     Карбахол 3% 3 тапкыр көнгә — резистент һәм дәвалауга бирелмәгән очракларда пилокарпинга альтернатива.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.