Миң

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миң latin yazuında])
Миң
Сурәт
Саклык белгечлеге тиребелем[d]
ICPC 2 идентификаторы S82
 Миң Викиҗыентыкта

Һәр кешенең тәнендә миңнәр бар. Аларның яман шешкә әверелү мөмкинлекләре турында кешелек антик чорларда ук белгән. Безнең көннәрдә бу авыруга дөрес диагноз куеп, беренче стадияләрендә үк зарарсызландырырга өйрәнделәр. Язмада бу куркыныч авыруны нинди факторлар китереп чыгаруын, аларны дәвалау үзенчәлекләрен ачыкларбыз.

Миңнәрне белгечләр зарарсыз шешләр рәтенә кертә. Ләкин кайбер оч­ ракларда миңнәр башка сыйфатка кереп, яман шеш—меланомага әйләнергә мөмкин. Бу шеш яман шешләр арасында бик куркынычларыннан санала.

Шулай да башлангыч стадиядә бу авыруны 100 % очракта дәвалап була. Менә шуның өчен дә үз вакытында табибларга күренү бик мөһим! Моның өчен табибларның нинди миңнәрне шиклеләр рәтенә кертүләрен белергә кирәк.

Гадәтгә, миңнәр кешеләрдә тумыштан йә тормыш дәвамында барлыкка килә. Бу хәл еш кына яшүсмерлек чорында яки хатын-кызларда йөккә узганнан соң күзәтелә. Тумыштан булган һәм тормыш чорында барлыкка килгән миңнәр төрле төстә, формада — 0,5 сантиметрдан 10 сантиметрга кадәр зурлыкта булалар. Нормаль, шик тудырмый торган миңнәр симметрияле формада, ачык яисә караңгы көрән бертөрле тигез төстә.

Формасы буенча алар яссы, шома, кабарынкы, ә сөяллеләре киң нигездә булырга йә «аяк»ларында торырга мөмкин.

Бик эссе курортлардан кайтканнан соң, миңнәрне тикшереп карарга кирәк, чөнки бик якты кояш — зарарсыз миңнең дошманы. Калкып торган, сим­ метриясе югалган, кырлары тигез булмаганнарына, уртача һәм зур күләм­ дәге миңнәргә игътибарны арттырырга кирәк. Миң кырларының чикләре ачык, тип-тигез булырга тиеш. Шулай ук формалары үзгәреп, кубалаклана башлаган, зурлыклары һәм төсләре үзгәргән, бик каты пигментланган (ягъни төсен үзгәрткән), кара, кызыл, зәңгәр, ак бөрчекләр пәйда булган миңнәргә карата ваемсыз калу — хата. Миң кырларында ялкынсынган ареола (кызыл таҗ) күрсәгез, миң янында кычыту, яндыру, чәнчү сизелсә, миң өсте җәрәхәтләнсә, алар яргаланса — болар сезне сагайтырга тиеш.

Начар миң барлыкка килү куркынычы булган кешеләр төркеменә нәселдәнлекләре начар булган, туганнары меланома белән авырган кешеләр, бик аксыл тиреле һәм чәчле, зәңгәр, яшел, соры күзлеләр, моңа кадәр шикле миңнәрен алдырганнар керергә мөмкин. Шулай ук сипкелле тиреләре юка, пигментлашуга һәвәс, яңа миңнәр барлыкка килүчеләргә сак булырга кирәк.

Кояш тәэсиреннән башка, миңнәрнең зарарсыздан зарарлыга әверелүенә эндокрин авырулар, организмда гормональ үзгәрешләр, (мәсәлән, хатын-кызларның авырга узган вакытларында) тире күзәнәкләрендә зур

үзгәрешләр барлыкка килүе сәбәпче була.

Еш кына тиренең кайбер миңнәр булган өлкәсендә травмалар булып тора, андый травмалар миңнәрнең үзгәрүенә китерергә мөмкин.

Әгәр дә миңне ялгыш җәрәхәтләсәгез, шул ук вакытта начар миң барлыкка килү куркынычы булган кешеләр хисабында торсагыз йә үзегезне борчый башлаган симптомнар сизсәгез, озакка сузмыйча, консультация алу өчен, дерматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб сезнең миңегезне (махсус прибор белән тикшереп, аның сезнең өчен куркынычмы, алдырырга кирәкме-юкмы икәнлеге турында әйтер.

Белгечләрнең әлеге сорауга җаваплары бертөрле генә түгел. Кайберләре, меланомадан профилактика өчен, миңнәрне озакка сузмый алдырырга киңәш итәләр.

Бигрәк тә авыру куркынычы янаганнар группасына кергән кешеләргә.

Икенчеләре профилактика өчен миңнәрне алдырырга кирәкми дип исәпли.

Ләкин бер нәрсәдә барлык табиблар бертөрле фикер йөртәләр: регуляр рәвештә дерматологта күзәтелү һәм ай саен үз-үзеңне тикшереп тору. Болар беркемгә дә зыян итмәс. Ай саен тән тиресен карарга, барлык миңнәрне, тапларны, сипкелләрне, ! бүтән төрле килеп чыккан үзгәрешләрне тикшерергә ялкауланмагыз. Үз-үзегезне тикшерүне якты бүлмәдә, зур көзге каршында уздырсагыз, яхшырак булыр. Тәнегезнең барлык өлкәләрен: уч төпләрен, табан асларын, : башыгызның чәчле урыннарын, колак яннарын, арка, бот артларын тикшерергә онытмагыз. Хәтердә тотыгыз! Меланома барлыкка килү вакыты шактый озын, шуның өчен үзегезгә игътибарлырак булып, беренче борчулы симптомнарын күрми калдырмагыз!

Конъюнктива невусы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Невус — чагыштырмача сирәк ямансыз, гадәттә берьяклы конъюнктива чире.

1. Гистология. Невус тире невусы белән охшаш, әмма анда дерма кисәкләре юк, шуңа терминологиядә «дермаль» сүзе урынына «субэпителиаль» һәм «стромаль» кулланалар:

а) юнкциональ невус невоид күзәнәкләрнең эпителий һәм субэпителиаль катлам тоташу урынында оясыман тупламалар белән сыйфатлана (рәс. 15.1а);

б) катлаулы невус эпителий һәм субэпителиаль катлам тоташу урынында һәм шулай ук тирәнгә юнәлгән һәм бокалсыман күзәнәкләр белән өске эпителийның пролиферация билгеләре белән субэпителиаль стромада невоид күзәнәкләр белән сыйфатлана (рәс. 15.1б); юнкциональ невустан ешрак очрый.

2. Гадәттә гомернең 1-2 дистәсендә күз ярсытуы яки пигментация өлкәсе барлыкка килү белән билгеләнә.

3. Билгеләре

• Күз алмасы конъюнктивасы калынлыгында, гадәттә лимб өлкәсендә ялгыз һәм төгәл чикле яссы яки бераз чыгып торучы тутлы ясалу (рәс. 15.1в).

• Төснең чагылганлыгы төрле, хәтта төс булмауга кадәр (рәс. 15.1г).

• Невус эчендә еш кисталар була (рәс. 15.1д).

• Икенче еш урнашу — ярымай җыерчык һәм яшь ите (рәс. 15.1е).

• Балалар һәм яшүсмерләрдә конъюнктива невусы киң тукландыручы тамырлар ятьмәсе белән ялкынсыну чыганагы булып күренә ала.

• Яшүсмер чорда невус зурая һәм пигментлана ала.

4. Яманлашуның югары куркынычлык билгеләре

• Гадәти булмаган урнашу, мәсәлән кабаклар яки гөмбәзләр конъюнктивасы.

• Мөгезкатлауга таралып үсү.

• Тиз тут туплану яки үсү.

• Тамырлану үсеше (балалардан кала).

5. Дәвалау. Эксцизия, аны башлыча матурлык максатлары белән үткәрәләр. Сирәгрәк эксцизия өчен дәлилләргә ярсыту яки яманлашуга шик санала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.