Миңлебай (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миңлебай (уен) latin yazuında])
Миңлебай
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Миңлебай — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар түгәрәк уртасына бер баланы сайлап чыгаралар да, үзләре кул тотышып, җырлап әйләнәләр. Уртадагы бала берәр кыланыш эшләргә әйтеп, кыланып күрсәтә, тирәсендәге балалар да күмәк җыр астында шуны ук кабатлыйлар. Хор:
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада, Миңлебай,
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.

Уртадагы бала (кыланып):

Бер болай, бер болай,
Я, кыланыгыз шулай.

Хор:
Бер болай, бер болай,
Моны эшләү бик уңай.

Уртадагы бала түгәрәктән берәүне тартып чыгара да үзе аның урынына кереп әйләнә. Уртага кыз бала чыгарылса, түбәндәгечә әйтәләр:

Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада, матуркай,
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.

Уртадагы бала (кыланып):

Бер болай, бер болай,
Я, кыланыгыз шулай.

Хор:
Бер болай, бер болай,
Моны эшләү бик уңай.

Уен шулай дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]