Эчтәлеккә күчү

Миһри Мүшфик Ханым

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миһри Мүшфик Ханым latin yazuında])
Миһри Мүшфик Ханым
Туган 26 февраль 1886(1886-02-26)[1]
Истанбул, Госман империясе
Үлгән 1954[2]
Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Ватандашлыгы  Төркия
 Госман империясе
Америка Кушма Штатлары
Һөнәре рәссам

 Миһри Мүшфик Ханым Викиҗыентыкта

Миһри Мүшфик Ханым (төр. Mihri Müşfik Hanım; 26 февраль 1886 ел[3], Истанбул — якынча 1954 ел, Нью-Йорк) — беренче танылган төрек хатын-кыз рәссамнарының берсе. Бетәсеннән элек портретлары белән билгеле. Ханым бик күп билгеле кешеләрне, шул исәптән Мостафа Кәмал Ататөрк, Рим папасы Бенедикт XV-не төшергән.

Миһри Мүшфик Ханым 1886 елның 26 февралендә Истанбулның Кадыкёй районында Ачба абхаз кенәз ыруыннан булган Рәсим паша гаиләсендә туа[4]. Әтисе — принц Әхмәт Рәсим паша, анатомия буенча белгеч, Хәрби медицина мәктәбенең танылган укытучысы була[4]. Рәсми документларда һәм гаилә хатларында ул бу учреждениенең президенты дип тә телгә алына. Әхмәт Рәсим пашаның нечкә зәвыгы һәм кызыксынулар даирәсе кызының сәнгатьле белеме алуына да сәбәпче булгандыр, күрәсең. Рәсим паша музыка ярата һәм кичәләрдә сазда уйнау белән мавыга. Миһри Ханымның әнисе — Фатма Нәшәдил Ханым, ә аның сеңлесе Әнис Ханым рәссам Һалә Асафның әнисе була.

Миһри Ханым итальян рәссамы Фаусто Дзонаронан дәреслекләр ала[5]. Шуннан Римга, Парижга бара[6]. Парижда Монпарнаста яши һәм язу белән яшәү өчен акча эшли. Шушында ук Сорбонна университетында укыган Мүшфик Селами бәк белән таныша, алар өйләнешә.

Истанбулга кайтуы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Истанбулга кайткач, Миһри Ханымны Парижга француз хөкүмәте белән килешү буенча сөйләшүләр алып барырга җибәрелгән финанс министры Мехмет Җәүид -бәк белән таныштыралар. Аның ярдәме белән Миһри Ханым 1913 елда кызлар өчен укытучылык мәктәбенә эшкә керә. 1914 елда кызлар өчен Нәфис сәнгатьләр мәктәбе ачыла, Миһри Ханым аның директоры һәм укытучысы итеп тәгаенләнә. Миһри Ханым «Яңа әдәбият» хәрәкәте шагыйрьләре, бигрәк тә аның лидерларының берсе Тәүфик Фикрәт белән дуслаша. 1922 ел азагында Ханым Италиягә бара, киләсе елда ире белән аерылыша[4]. Италияда шагыйрь Габриеле Д'Аннунцио белән мәхәббәт романы була, һәм аның ярдәмендә рәссамның Рим папасы портретын язу һәм часовняда фрескаларны яңару өстендә эшләү мөмкинлеге туа.

Миһри Ханым җөмһүрият урнашкан Төркиягә кайта. Биредә ул Ататөркнең портретын яза һәм президентның Әнкарадагы резиденциясенә шәхсән илтеп тапшыра.

Моннан ары Миһри Ханым тагын Римга бара, Парижга, АКШ-ка (Нью-Йорк, Бостонга, Вашингтон һәм Чикаго) бара.

Соңгы еллары һәм үлеме

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 һәм 1939 еллар арасында ул Лонг-Айлендта (Нью-Йорк) Бөтендөнья күргәзмәсендә эшли. Бу чорда Миһри Ханым Нью-Йоркта яшәгән журналист хатыны Резан Эльман портретын иҗат итә. Ул шулай ук Нью-Йоркта икенче бөтендөнья сугышы вакытында дөнья күргән төрле журналларның тышлыклары өчен иллюстрацияләр өстендә эшли. Ул соңгы елларда ярлылыкта яши һәм 1954 елда Харт утравында (Нью-Йорк) хәерчеләр өчен зиратта җирләнә.