Мунчәли авылы тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мунчәли авылы тарихы latin yazuında])

Әби-бабайлар сөйләве буенча Татарстан Республикасының Чүпрәле районындагы Мунчәли авылы Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. Авылның төзелә башлавы,аның исеменә бәйле төрле риваятьләр сакланган.

Барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихи чыганакларда мочар кабиләләренең яшәве турында мәгълүматлар бар. “Мочар” сүзен мадъяр , мишәр сүзләре белән тәңгәлләштереп була . Әлеге кабиләләр Мещера , Сура елгалары бассейннарында яшәгәннәр . Моңа мисал итеп , бүген Түбән Новгород өлкәсендә Мочалейка елгасы булуын әйтеп китү дөрес булырдыр.

  Ләкин икенче риваять  буенча Мунчәли исемен “Мунчалы-өй “ дигән сүзгә дә кайтарып калдырырга да булыр иде. Ләкин безнең мишәр халкында “өй” дигән сүз кулланылмаган , бездә өй сүзен “ызба”, “ү” сүзләре алыштырган.Шулай булгач “ Беренче авылга 3 кеше (семья)  килеп урнашкан да ,шуннан берсе мунча да төзеп куйган . Шуннан башкалар : “Ай,болар “мунчалы өй” дип әйтү дөреслеккә туры килеп бетми төсле.
     Шулай ук Мунчәли сүзен мунчала сүзенә дә тәңгәлләштереп булыр иде. Моңа дәлиләр дә бар.  Авылның көньяк ,көньяк-көнчыгыш өлешендә -Шарылдавык дигән урында авылдан 1 км тирәсе ераклыкта мунчала батыра торган күлләр бар иде. Безнең әти һәм абыйлар да мунчала батырганнар.                        Әмма  Усман бабай, Атаулла бабайлардан язып калган хатирәләргә карасак , без авылга нигез салучыларның бүгенге Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районы Иске Мунчәли авылыннан килүен белербез. Безнең бабайлар Касыйм ханлыгы территориясеннән күчеп килгәннәр , һәм Мунчәли исемен үзләренең элекке авылларын хөрмәт итеп яңа авылны да шулай атаганнар.

Мунчәли авылы берничә өлешкә бүленгән: Гать буе, Оч,Урталык,Кече авыл(Кычаул),Дубрау,Дарданел.

Русия империясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мунчәли- Буа өязенә кергән авылларның берсе. 1774 елда Мунчәли волосте формалаша. 1780 елда Сембер губернасы барлыкка килү белән Мунчәли волосте Сембер губернасының Буа өязе составына керә. 18 гасырда һәм 19 гасырның беренче яртысында Халык дәүләт крестьяннары категориясенә керә, Лашман хезмәтен үти. 1864 елгы реформалардан соң Мунчәли авылы иң эре авылга әверелә , һәм шушы хәлләр округта иң эре волость үзәгенә әйләнергә мөмкинлек бирә. 20 нче гасыр ахырына, Мунчәли авылында өч мәдрәсә,дүрт мәчет барлыкка килә. 1904 елда «Урталык» мәчетендә арифметика һәм география укытыла башлый. 1910 елда рус-татар земство мәктәбе ачыла.

Советлар Берлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ә 1918 елда рус-татар мәктәбе Совет укыту юнәлеше белән башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. 1925 елда авылда Чүпрәле волосте территориясендә беренче җидееллык мәктәп ачыла, Татарстан Республикасының Идел буе зонасындагы өч татар җидееллык мәктәпләрнең берсе була. Монда Мунчәлидән генә түгел, тирә-як авыллардан да балалар укырга кабул ителгән.Утызынчы елларда бу мәктәп район һәм хәтта бөтен округ өчен дә кадрлар әзерләү үзәгенә әверелә.

Россия Федерациясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елда мәктәп Мунчәли урта мәктәбенә үзгәртелә. 2008 елда мәктәп төп мәктәп итеп үзгәртелә. Ә 2010 елдан мәктәп башлангыч мәктәп була. 2012 елда мәктәп "Мочәли башлангыч мәктәп - балалар бакчасы" итеп үзгәртелә.

Бу елларда биредә искиткеч укытучылар эшли. Мәсәлән: атказанган мәгариф хезмәткәре Якупова Махруй, халык мәгарифе отличнигы Хәлилов Иршат. 1973-74 елларда Тукай премиясе лауреаты шагыйрь Роберт Рәкыйпов мәктәп директоры булып эшли.Күп кенә кешеләр мәктәпкә үз көчләрен һәм йөрәкләрен биргән. Бу елларда биредә Шәрәф Мөдәрис,Зәки Нури кебек татар әдәбиятының искиткеч шәхесләре укый.


Танылган шәхесләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәр төбәкне аның кешеләре данлый.Мучәли авылы республикабызда, гомумән,ил күләмендә танылган күренекле кешеләренең кендек каны тамган төбәк. Моннан чыккан йөздән артык кеше республикада һәм илебезнең төрле оешма,предриятияләрендә җитәкчелек иттеләр һәм итәләр.

Алар: филология фәннәре докторы, профессор Нурмөхәммәт Хисамов, , Татарстан Республикасы Прокуроры С.Х.Нәфиев., Югары суд әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган юристы Идрисов Б. К. Шагыйрь, атказанган мәдәният эшлеклесе Р. Аймәт, ТР һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы Сингатуллин Изил Камил улы, атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, ТР атказанган табибы Измайлов И. Р.,Расих һәм Рифкат Мәхмутовлар,”Таттрансгаз” оешмасы баш бухгалтеры Венера Әхмәтова,Тәтеш урман хуҗалыгы рәисе,Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Халитов Ирфан, Советлар Союзы Герое Н. Г.Фазлыев, Социалистик Хезмәт Герое А. С. Сабирҗанов, һ.б.

Мунчәли аылында 1930 елда “Кызыл партизан” колхозы оеша.Аның беренче рәисе Ишмөхәммәт Шагиев була.1960 елда “Кызыл партизан” колхозы күрше авыллардагы колхозлар белән бергә берләшеп “Авангард” колхозы дип атала башлый.Аның рәисе итеп Әскәр Әкбәр улы Гайнуллин(Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллинаның әтисе) сайлана.Бүген ул 2005 елда оешкан “Чүпрәле” агрофирмасының филиалына карый. Бик күп колхозчыларыбыз Орден һәм медальләр белән бүләкләнәләр.

Шигърияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Горурлыгым минем, Мунчәлием!

Кеше җирдә йорт-җир, нигез кора
Тимәсен дип җилләр, салкыннар.
Җир йөзендә минем шундый өем-
Мунчәлием, туган халкым бар.

Ил йомышын кайда үтәсәм дә,
Сынатмаска дигән антым бар,
Балаларын күреп, сынап торган
Мунчәлием, туган халкым бар.

Ямансулап калсам мин еракта,
Үзәгемә үтсә салкыннар,
Җылысына кайтып сыенырга
Туган авылым,туган халкым бар.

Бу дөньяда мин бер ятим түгел,
Горурлыкка тулы хакым бар:
Тигезләргә мине тигез иткән
Республикам, туган халкым бар.

Н.Хисамов

»