Мүкле күл (Лаеш районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мүкле күл (Лаеш районы) latin yazuında])
Мүкле күл
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Озынлык 0,87 km
Киңлек 0,215 km
Вертикаль тирәнлек 13 метр
Мәйдан 10,93 км²
Күләм 4 кубический километр
Карта
 Мүкле күл Викиҗыентыкта

Мүкле күлТатарстан Республикасының Лаеш районындагы күл. Лаеш районының Тамгачы авылыннан 2,7 км көнбатыштарак һәм Титәй авылыннан 3 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. [1]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мүкле күл

Мүкле күл - чыгышы белән карст катламыннан барлыкка килгән. Эрозия ложбинында Гәбиш авылының көньяк-көнчыгыш читендә урнашкан. Су өслеге катлаулы формада, төньяктан көньякка таба сузылган. Күлнең озынлыгы 870 м, максималь киңлеге 215 м. Көзге мәйданы 10,93 гектар. Уртача тирәнлек 6 м га җитә, максималь тирәнлеге 13 м[2].

Гидрология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күлнең күләме 400 мең м³ Җир асты сулары белән тулылана. Су төсе саргылт-көрән төстә, җир исе аңкып тора, катылыгы 1 ммоль/л дан кимрәк, минерализациясе 34 мг/л, үтә күренмәлеге 150 см. Суның химик тибы — гидробонатлы кальций.

Хуҗалыкта файдалану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Су терлекләргә су эчерү, рекреация буларак файдаланыла. Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644 номерлы карары белән региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл дип танылган.

Лаеш районында Мүкле исемле күлләр өчәү булса да, мондый күл барыбер берәү генә. Күлләр барсы да сулыклар чылбыры белән бәйләнгән, ә аларның карст катламыннан килеп чыгышы гомуми һәм атамасы бер үк.[2]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]