Мәхмүд Болгари
Мәхмүд Болгари | |
---|---|
Туган | 1297 |
Үлгән | 22 март 1360 Сарай шәһәре |
Мәхмүд Болгари , Мәхмүд бине Гали бине Гомәр — Алтын Урда чоры татар әдибе.
Аның тормышы Алтын Урданың Болгар төбәге белән бәйләнешле. Ул биредә якынча 1297 елда туган дип карала. Аның әтисе Гали, ә бабасы Гомәр исемле була. Шуңа күрә әдипне еш кына Мәхмүд бине Гали, кайчак Мәхмүд бине Гали бине Гомәр дип тә йөртәләр. «Нәһҗел-фәрадис» авторының әтисе дә, бабасы да үз дәверенең дәрәҗәле кешеләре, күренекле руханилары булганнар.
Булачак әдип әүвәл Болгарда белем ала (бәлки, үзенең әтисендә дә укыгандыр). Кайбер фактлар аның Урта Азиядә дә белем алуын искәртәләр. Әмма Мәхмүд Болгари үз гомеренең шактыен Алтын Урда башкаласы Сарайда уздыра (Шуңа күрә әдипне Мәхмүд Болгари Сарай дип тә атау бар). Биредә ул дини, гыйльми, тәрбияви, иҗади эшләр белән шөгыльләнә, зур ихтирам, хөрмәт казана. Чыганакларда Мәхмүд Болгарига карата шәехебез, остазыбыз, хуҗабыз, шәригать әләмен кадаучы, халыкның һәм диннең зирәк юл күрсәтүчесе, аятьләрнең асылын ачып бирүче һәм башка шундый сыйфатламалар кулланыла.
«Нәһҗел-фәрадис» авторы 1360 елның 22 мартында Сарай шәһәрендә вафат була.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.