Эчтәлеккә күчү

Мөхәммәтгали ишан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәтгали ишан latin yazuında])
Мөхәммәтгали ишанның кабер ташы (алгы ягы)
Мөхәммәтгали ишанның кабер ташы (икенче ягы)
Мөхәммәтгали ишанның ккулъязмасы

Мөхәммәтгали Сәйфуллин 1788 елда Түнтәрдә дини гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе имам булып хезмәт итмәсә дә, авылда дәрәҗәле, белемле мулла, хаҗи булган. Мөхәммәтгалинең шәҗәрәсе Сәйфулла бине Үтәгән бине Ярмөхәммәт бине Котлымөхәммәт бине Мөхсин Түнтәри. Кайбер тарихчылар фаразы буенча аның югарырак нәселе Тәүкилде (Тәфкилевләргә, Казан ш.) барып тоташа. Мөхәммәтгали башлангыч дини белемне Түнтәрдә әтисеннән, аннары Саснада Таҗетдин бине Габдерәшит бине Мортаза бине Исмәгыйль бине Нурмөхәммәт әл-Иштирәки мәдрәсәсендә, соңрак Мәчкәрәдә Мөхәммәтрәхим ахун, Габдулла хәзрәтләр мәдрәсәсендә укый.

Бохарада белем алу һәм аны камилләштерү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бохарага укып белемен тирәнәйтә. «Чәлә Нәвис мәхдүм» дип танылган мелла Гатаулла бине Йосыф бине Һади бине Әмин әл-Бохари һәм башкалар хозурында 10 ел укый укый. Сәхибзадә Миянфазыл Габделкадыйр һәм Миянфазыл Кадыйрларга якын мөнәсәбәттә булып, аларның хезмәтендә стажировка үтә: берничә тапкыр Һиндыстанның Кандаһар, Пәшавар, Кабул, Лаһор һәм Дәһли шәһәрләренә бара.  Тибет медицинасын үзләштерә. Бохарада Нәкышбәнди тәрәкыятенең (ордены) әгъзасы булып, суфичылык теориясен тирәтен өйрәнә. Кайбер чыганаклар буенча Мөхәммәтгали хәзрәт Нәкышбәнди тәрәкыятенең алтын йолдызына ике тапкыр лаек була. Урта Азиядән хәзрәт ишан дәрәҗәсе алып, һөр фикерле җитлеккән шәхес булып, 1829 елда ул туган авылына кайта.

Ишан дәрәҗәсендә туган авылына кайтып мәдрәсә (училище) ачуы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәммәтгали ишан 1830-32 елларда Түнтәрдә ике заллы яңа мәчет бинасы төзетә. Бер залы электән булган булып мәчетне зурайтып төзеткән булырга мөмкин дип тә фаразлана. Мәчет янәшәсендә бер дисәтинә җир алып агачтан биналар төзетә: укыту, ашханә, шәкертләргә ятак, китапханә биналары. Бер үк вакытта хуҗалык биналары төзетеп, сыерлар фермасы ача. Сөт-майны шәкертләр өчен файдалана. Фермада сыерлар саны 30-38кә җитә. Бер үк вакытта хәзрәт көн саен 10-15 фәкыйрьне ашатуны оештыра. Мөхәммәтгали ишан нәселле атлар да үстерә, аларны сатуны (хәтта чит илләргә) оештыра. Үзе ат фстендә йөри, ат чабышларында актив катнаша, хәтта ат өстендә чабып барганда җирдәге яулыкларны да ала.

Әмма ишан хәзрәтнең төп хезмәте дини тәгълиматны укту, тарату була. Ул тирән белемле була. Язуларынча аның Идел-Урал төбәгендә меңнәрчә мөридләре була. Ул бик юмарт булуы белән халык арасында шөхрәт казана, Тибет медицинасын белүе, үләннәр һәм гипноз белән дәвалау ысуллары кулланып бик күпләрне, хәтта башка дин кешеләрен дә дәвалауга кабул итә. Бервакытта да дәваланырга килгәннәрдән акча сорап алмый. Бирелгән сәдакаларны мәчет, мәдрәсә чыгымнарына файдалана. Бохараданбик күп китаплар алып кайткан була. Аның зур китапханәсе булганлыгы билгеле. Үзе дә китаплар күчереп, язган, үзе иҗат иткән әсәрләре дә күп булган. Кызганычка каршы китапхаләр 1930 елда таркатылган.

Бабасы турында Мөхәммәтнәҗип хәзрәт: “ул хезмәтләре һәм картлыгы аркасында олы шөһрәт һәм зур игътибар иясе булды. Мәмләкәтебездә булган ишаннарның бөтенесеннән белемлерәге, танылганрагы, дөресрәге һәм үрнәк булырлык кеше иде. Дөньясы киң, йорты, киемнәре, атлары, өй җиһазлары бик кыйммәтле һәм матур иде, бик күп китаплары булып бик бай кеше иде” дип язган. ШШ.Мәрҗани: “гәрчә холкында кызулык һәм сүзләре ндә ашыгычлык өстенлек алса да, галимнәр, байлар һәм башка кешеләргә караганда өстен иде. Шуңа карамастан, тартыныбрак йөри иде... Яше сиксәнгә җитеп, 1291(1874) елның рәҗаб аенда вафат булды. Җеназасын мелла Шәмсетдин бине Рәхмәтулла әт-Түнтәри укып, Түнтәр каберлегендә җирләнде”, дип язган. Ш.Мәрҗани Бохарада укып кайтканнан соң беренче мәчеттә үзенең имам-хатыйб булып урнашу буенча Казанда танылган дин галимнәре катнашында үткәрелгән мәҗлестә Мөхәммәтгали ишанның чыгышы иң нәтиҗәлесе булуы турында язып калдырган. Р.Фәхретдин язмаларында да Мөхәммәтгали ишан эшчәнлеге киң яктыртылган. Г.Исхакый Мөхәммәтгали ишанны үз заманының иң дәрәҗәлесе дин эшлеклесе дип тасвирлаган.  Түнтәрдәге хәзерге “Мәдрәсә музее” Мөхәммәтгали ишан исемен йөртә.

Ш.Мәрҗани Мөстәфадел-әхбар фи әхвали казан вә болгар

Р.Фәхретдин Асар 3-4 томнар

М.Түнтәри Түнтәр авылы

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем