Наил Шәкүров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Шәкүров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Наил Шәкүров
Туган телдә исем Наил Хәер Улы Шәкүров
Туган 2 май 1934(1934-05-02) (87 яшь)
Әлмәт районының Габдрахман авылы
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union 1.svg ССРБКалып:Россия Федерациясе
Һөнәре педагог. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы .1963 ел .
Балалар Улы- Ф. Н. Шәкүров, татар халкы тарихы кафедрасы доценты; Кызы-Н. В. Вакуленко, доцент, Мәскәү хәрби фәннәр академиясе профессоры
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының атказанган укытучысы .1963 ел

Наил Хәер Улы Шәкүров (2 май 1934,Габдрахман авылы, Әлмәт районыны ТАССР, Россия Федерациясе) — педагог. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы .1963 ел

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елның 2 майда Әлмәт районының Габдрахман авылында туган. 1954 елда Бөгелмә укытучылар институтын тәмамлаган. 1959 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. 1954-1959 елларда ТАССРның Калинин районы Пучы урта мәктәбенең физика һәм математика укытучысы булып эшләгән. 1959-1962 елларда эшче яшьләр Карабаш мәктәбенең укытучысы, мөдире булып эшләгән.1968 елда инспектор булып эшләде. 1980-1998 елларда Бөгелмә районы администрациясе каршындагы мәгариф бүлеге мөдире, мәгариф идарәсе башлыгы булып эшләгән.

Үзенчәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл мәктәпләрендә белем бирүнең сыйфатына, педагогларның квалификациясен күтәрүгә, матди базаны ныгытуга, тиешле белемле укытучылар туплауга төп игътибар бирелде. Аның каршында Кече Бөгелмә, Наратлы, Иске Исаково, Кодаш, Татар Димскәсе, Вязовка, Тауасты, Яңа Сумароково, Ростовка, Петровка, авыл җирлекләрендә мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең типлаштырылган биналары төзелде. 1990 елда Бөгелмә районы республикада матди-техник тәэмин итү һәм педагогик кадрлар белән тәэмин итү буенча иң яхшылардан санала. Аның җитәкчелегендә РСФСРның атказанган укытучысы исеме, 2 укытучыга, 4 укытучыга, 10 кешегә «халык мәгарифе отличнигы» билгесе бирелде.


Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1963 -1966 - Ш. исеме РК һәм профсоюз ГК Мактау Китабына кертелгән
  • 1973 - Социаль ярыш җиңүчесе
  • 1976 - 9 нчы бишьеллык ударнигы
  • 1984 - «В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Фидакарь хезмәт өчен», «хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән
  • 1994 - Татарстан Республикасы Мактау грамотасы

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наил Хәер Улы Шәкүров