Наил Шәфигуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Шәфигуллин latin yazuında])

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәфигуллин Наил Шәфигулла улы 1954 елның 2 июнендә Түнтәр авылында туган. 1971 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәпне бары тик бишле билгеләренә тәмамлый. Укытучылар аңа югары уку йортына укырга китәргә димлиләр. Әмма ул үзенең язмышын хезмәт юлы белән авылга багышлый.Мәктәптән киң профильле механизатор һөнәре алып чыга. 1971-1975 елларда  «Дружба» колхозында шофер булып эшли. 1975-1976 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә

Армиядән сңгы хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н.Шәфигуллин армия хезмәтеннән соң кабат шоферлык эшен дәвам итә. Үзенең төгәллеге, эшенә җаваплы карашы, тырышлыгы белән авылдашларының хөрмәтен казана. Шофер хезмәтен ул бөтен төрөшлыгы белән башкара. Казаннан терлекләр өчен барда ташыганда башка шоферлар көнгә бер рейс белән канәгатьләнгәндә, ул икешәр рейс куа. Ул елларда юлларга асфальт шәелмәгән. Таш җәелгәннәре дә бик начар хәлдә була.

Җитәкчелек хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н.Шәфигуллин шофер булып куйган күркәм сыйфатларын искә алып аны 1985 елда аны бригадир итеп билгелиләр. Әлеге хезмәтендә Н.Шәфигуллин үзен сәләтле оештыручы, булдыклы җитәкче итеп танытты. Авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең бөтен төр нечкәлекләрен өйрәнеп авыл хуҗалыгы белән оста җитәкчелек итте. Бригадирга кешеләр белән дә матур итеп эшне оештырырга кирәк була. Бу эштә ул оста психолог булып, бөтен кеше белән дә уртак тел таба белде.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н.Шәфигуллин берничә мәртәбә районның иң яхшы бригадиры титулын яулады һәм район хезмәт алдынгылары җыеннарында хакимиятнең Мактау Таныклыгы һәм кыйммәтле бүләкләренә лаек булды.

Авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен 1981 елда Өченче, 1986 елда Икенче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары белән бүләкләнде.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.