Намус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Намус latin yazuında])
Намус
Моның каршысы рисвайлык[d]
 Намус Викиҗыентыкта

Намусшәхеснең үзенә, үзенең эшләренә булган мөнәсәбәтен, шулай ук аның җәмгыяви бәясен чагылдыручы әхлакый сыйфат. Ул кешедән үзенең һәм үз коллективының абруен саклауны таләп итә. Намус категориясе кеше аңында ыруглар һәм социаль катлаулар туган чорларда барлыкка килә. Ул ыруглар һәм социаль катлаулар алдына аларның дәрәҗәсен саклау өчен билгеле бер таләпләр куя.

Мәсәлән, феодализм заманында җәмгыятьнең югары кат-лау кешесе түбән катлаулар белән аралашканда, югары катлауның абруен сакларга тиеш булган. Дворян үзен хурлаучы дворянны дуэльга чакырырга мәҗбүр булган, ул дворян сыйныфын түбәнсетә торган хезмәт белән шөгыльләнмәскә тиеш булган. Феодаль стройның буржуаз строй белән алышынуы намус категориясен конкрет эчтәлек белән яңарта. Җәмгыятьтә аерым өстен хокукларга ия булу «алтын бозау», ягъни акча белән билгеләнә башлый. Бу хокук стихияле рәвештә капиталы өстен булган катлауларга күчә башлый. Моның нәтиҗә-се төрле катлауларның психологиясендә чагылыш таба. Бай кешенең тәкәбберлеге, мин-минлеге, шөһрәт сөючәнлеге кебек сыйфатлар нәкъ шушы сәбәп белән аңлатыла да.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.