Нардуган (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нардуган (уен) latin yazuında])
Нардуган
Уенчылар саны
күп
Физик активлык
түбән

Нардуган татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер бала уртага чыгарыла. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк мәрә ясап, кулга-кул тотынышып шушы нардуган җырын җырлап әйләнәләр. Ул үзенә бер көйгә җырлана:

Аллы-гөлле чәчәк ата
Безнең җирләрдә генә,
Иркен тормыш, рәхәт тормыш
Безнең илләрдә генә.
Син уртада, без кырыйда,
Әйләнәбез нардуган,
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Мин дә шуны булдырам!

Җыр беткәндә генә, уртадагы бала кинәт нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар да тиз генә шул хәрәкәтне ясыйлар. Кем шуны булдыра алмаса яки соңга калса, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да уен баштагыча дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]