Насыбуллин Зөфәр Мәскүт улы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Насыбуллин Зөфәр Мәскүт улы latin yazuında])

Насыбуллин Зөфәр Мәскүт улы «Девон-кредит» (Әлмәт шәһәре, Татарстан Республикасы) акционер банкы президенты 1999 елның апреленнән башлап Татарстан АССР Апас районы Аю-Кудерган авылында 1954 елда туган; Казан финанс-икътисад институтын «Бухгалтерия хисабы» белгечлеге буенча тәмамлаган; 1975 елдан «Елховнефть» НГТИ өлкән бухгалтеры, аннары «Татнефть» технологик транспорт идарәсе өлкән һәм баш хисапчысы булып эшләгән; 1982-1984 - "Зарубежнефтестрой" берләшмәсенең баш бухгалтеры сыйфатында Ливиягә командировка; 1984 елдан - Азнакай бораулау эшләре идарәсенең баш бухгалтеры; 1985-1991 - «Азнакайнефть» НГТИ баш бухгалтеры, аннары «Әлмәтнефть» НГТИ баш бухгалтеры; 1991-1994 - генераль директорның икътисад буенча урынбасары һәм «Татнефть» ҖБнең баш бухгалтеры урынын берләштергән; 1994 елның март-сентябрендә - «Татнефть» АҖнең хосусыйлаштыру һәм акционирование буенча генераль директоры урынбасары; 1992 елда «Девон-кредит» банкын төзү инициаторы булган, ә 1994 елдан 1998 елга кадәр бу президент постын биләгән.