Насыйбулла Әймәлиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Насыйбулла Әймәлиев latin yazuında])
Насыйбулла Әймәлиев

Әймәлиев Насыйбулла Әймәлиевич (17 март 1910 - 13 июнь1987) - Бөек Ватан сугышчысы, 46 нчы аерым гвардия саперный батальонда хезмәт итә. "Батырлык өчен" медале (№177 /801) һәм юбилей медальләре, орденына ия (1985).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике тапкыр өйләнгән: беренче хатыны - Маһирә Гайнәтулла (Гайниятулла) кызы (1908 - 26.6.1958). Балалары: Мәгъзүрә Гыйниятова (1928), Кылмакчыда; Хәсәнова Мәръям (1934 - 1989); Яруллина Яүһәр (1939); Мөслимә Ханнанова (1949), Чаллыда; Хәмидулла (1946 - 1947); Сәмигулла (1937 - 1939). Икенче хатыны - Кадыйрова Фатыйма Нәҗип кызы (1923 - 2.4.1997) Балалары: Мәҗидулла (1960), Мөнирә Мосратуллина (1961), Тәбрис (1963 - 1991), Мәүлет (1965 - 2008).

Насыйбулла гаиләсе да яңа оешкан “Яңа Тормыш” колхозына беренчеләрдән булып 1931 елны ук керә.

Егет кече яшьтән үк балта эшенә өйрәнә. Армия сафларында да хезмәт итеп, туган колхозына кайта. Кичү елгасы аша күпер салалар, амбарлар төзиләр, орлык салыр өчен ике катлы агач здание (глубинка) салалар. Кизләү янына сыер, бозау фермалары төзүдә катнаша. Үзен бригадир итеп тә сайлыйлар, биш ел завхоз булып та эшли. Ләкин тыныч хезмәтне сугыш өзә.

1941 елны ук илне сакларга китә. 6 ай полковая школада укыталар. Ә Балахна шәһәрендә 46-нчы Кызыл Байраклы гвардия дивизиясе формалаша. Ул шушы дивизиянең саперный батальонына отделение командиры итеп билгеләнә. Аның отделениесенә хәзерге вакытта таралган күрше Мураш авылыннан Сушков Алексей да эләгә. Сугышка беренче Мәскәү астында Клин, Волоколамск юнәлешендә керә. Күперләрне саклыйлар, шанцевый инструментлар ташыйлар.

Мәскәү асты авылларын, Украина җирләрен азат итүдә катнаша. 1943 елны партиягә керә. Икенче Украина фронты составында Бессарабияне, Румыния, Венгрия, Австрияне азат итүдә катнаша. Берлинга барып җитә. Сугышны Чехословакияне азат итеп, Прага шәһәрендә тәмамлый.

Насыйбулла абый 1945 елның октябрендә генә өенә кайта ала. Сугышта “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Партия секретаре да, председатель урынбасары да, бригадир итеп тә (барысы 18 ел бригадирлыкта) сайлыйлар үзен.

“Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән, сугыш медальләре бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]