Нейродерматит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нейродерматит latin yazuında])
Нейродерматит
Сурәт
Саклык белгечлеге тиребелем[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Талидомид[d][1]
ICPC 2 идентификаторы S99
NCI Thesaurus идентификаторы C111963[2]
 Нейродерматит Викиҗыентыкта

Аллергиягә бәйле атопик дерматитны хәзерге вакытта нейродерматит дип йөртәләр. Бу — нәселдән килә торган системалы патология. Кагыйдә буларак, ул бала вакытта барлыкка килеп, пациентларның 50 % ында 15 яшьләр тирәсендә тулысынча уза. Кайбер авыруларда гына бу процесс гомер буе барырга мөмкин.

Туры кояш нурларының тәэсире авыр булса да, җәй көннәрендә авырулар үзләрен яхшырак хис итә. Нейродерматиттан җәфаланучы авыруларга күз читләрендә тиренең пигментлы булуы, хейлит авыруы (иреннәрнең кызыл каймасы ялкынсыну) һәм заеда (авыз чите бозылу), тире инфекцияләренә бирешүчәнлек (эренле, гөмбәчекле) характерлы. Аллерген белән контакт булганда, стресс вакытларында процесс катлауланырга мөмкин. Авыру­ ларның 90 % ында эчке органнар чирләре, еш кына ашказаны-эчәк тракты бәйле чирләр: гастрит, холецистит, үт юллары дискинезиясе, хроник панкреатит, юан эчәк ялкынсынуы, еш эч кибү күзәтелә.

Нейродерматитны уңышлы дәвалау өчен, беренче чиратта төп авыруларга игътибар юнәлтергә кирәк. Дәвалау процессын табиб кына алып барырга тиеш. Авыруларга иммуномодуляторлар, аллергиягә һәм кычытуга каршы чаралар тәкъдим ителә. Тышкы яктан тирене йомшарта, тукландыра торган кремнар, кычытуны бетерүче «боламык», эренле шешләр-чуаннар вакытында микробларга каршы чаралар кулланыла. Мондый авыруларга дәфнә яфрагы, солы, арпа ярмасыннан, җитен орлыкларыннан ясалган гомуми һәм урынлы ванналар яхшы тәэсир итә.

Махсус шартлар тудыру мөһим. Авыру яши һәм эшли торган торакта яхшы һава алмашы таләп ителә, 4-5 көнгә 1 тапкыр дымлы җыештыру уздырырга кирәк. Төп дошман — тузан белән көрәшү өчен, бүлмәдә 40 % тан да түбән булмаган дымлылык сакланырга тиеш. Авыру яшәгән бүлмәдән тузан җыя торган келәмнәрне, телевизор, компьютерны чыгару яхшы, бигрәк тә процесс катлауланган вакытта. Киемнәрне, китапларны ябык шкафта сакларга кирәк. Диварга юыла торган обойлар ябыштыру кулай һәм ал арны дымлы җыештыруга түзә торган итеп буяп кую яхшы.

Драпировкаларны, пәрдәләрне, япкычларны җиңел тукымалардан тектерү сорала. Мендәрләрдәге кош каурый-мамыкларын синтепонга алыштыру әйбәт. Өс киемнәрен һәм урын-җир кирәк-яракларын синтетик юу чараларын кулланмыйча юып, яхшы итеп чайкау нәтиҗәле.

Бүлмә гөлләреннән баш тартырга туры килер! Бигрәк тә нәүрүз чәчәге (при­ мула) белән яран (герань) куркыныч. Шулай ук өйдә эт-мәче асрау, аквариум, кошлар тоту зыянлы. Ашау рационыннан цитруслыларны, төрле чикләвек­ ләрне, кош итен, балык, диңгез продуктларын чыгарырга туры килер. Бар төр консервлар, каһвә, шоколад, ысланган ашамлыклар, серкә һәм башка тәмләткечләр, гөмбәләр, баклажан, томатлар, җир җиләге, йомыркалар, бал, сөт, сөт-майга изелгән камыр кулланырга киңәш ителми. Бәлки, бу чикләүләр бик кырыс күренер, ләкин авырудан котылыр өчен түзәргә кала.

Бәхеткә каршы, авыруның җиңелүенә өмет бар, бу чикләүләрне бар , тормыш итү вакытында үтәргә туры килмәс, чөнки нейродерматит күпмедер вакыттан соң чигенә башлый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]