Эчтәлеккә күчү

Некреси утка табыну йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Некреси утка табыну йорты latin yazuında])

Некреси утка табыну йорты (Грузин телендә: ნეკრესის ცეცხლის ტაძარი) ул Гөрҗистанның көнчыгыш Кахети регионында археологик комплекс, киңрәк Некреси урынының өлеше. Казып чыгарылган бинаның бары тик фрагментар нигез өлеше сакланып калган, ул Зәрдөштлек утка табыну гыйбадәтханәсе, Кояш гыйбадәтханәсе яки Манихейлык изге урыны буларак идентификацияләнә. 2-нче яки 3-енче гасырда төзелгән булып, комплекс 5-енче гасырда җимерелгән булган. Урын Грузиянең Дәүләт әһәмиятендәге күчерелми торган мәдәни һәйкәлләре исемлегенә кертелгән.[1]

Некреси гыйбадәтханәсе урта гасыр Некреси монастыре торган калкулыктан көньякта түбән сугарыла торган басуларда ята. Ул Некресида 1984 һәм 1993 еллар арасында Грузия Дәүләт Музееннан археология экспедиция тарафыннан ачылган булган һәм казып чыгаручысы Леван Чилашвили тарафыннан Зәрдөштлек ут гыйбадәтханәсе дип идентификацияләнгән булган. 2004 елда башка такым гыйбадәтханәнең җәйге һәм кышкы Кояш торгынлыклары белән бәйле булуын һәм анда Кояшка табыну элементлары булган икәнен ачыклаган. Альтернатив рәвештә Гурам Кипиани карашы буенча бинаның пространство оешуы ут гыйбадәтханәсе белән туры килми һәм аның теориясе буенча гыйбадәтханә фактик рәвештә Манихейлык гыйбадәтханәсе булган. Урында табылган археологик артифактлар 2-нче гасырдан 4-нче гасырга кадәр чүлмәк фрагментларына чикләнгән; бусагадан күмер 5-нче гасыр радиокарбон датасын биргән, бу урын шул вакытта җимерелгән булганлыгын фараз итә.[2][3][4]

Комплекста ике төзелеш фазасы идентификацияләнгән; аскы офык булып беренче кат һәм культ бинаның нигезе тора, ул 2-нче-4-енче гасыр белән даталана, ул җимерелгән булган. Ике катлам да зур вак таш белән известь растворыннан төзелгән һәм өске катламда өстәмә яссы кирпечләр кулланылган булган.[3] Гыйбадәтханә квадрат планда, үлчәме тулаем 50 x 50 метр. Аның корылышы катлаулы, үзәктә квадрат диярлек 76 м² бина, аның тирәли дүрт күбрәк бина, алар хач-сыман калыпта тезелгән һәм һәрберсе үзәк бинага карый торган ярым-әйләнә апсида белән тәмамлана. Үзәк бинаның көньяк-көнбатыш почмагында балчыктан якынча квадрат мәйданчык, аның үлчәме 4,5 м² һәм анда учак эзләре, бу бина ут гыйбадәтханәсе дигән нәтиҗә ясарга мөмкинчелек бирә. Коридорлары белән бар биш бина һәм керү пулатлары тирәли стена булган. Комплекста теләсә-нинди бүлмәләргә керү тышкы коридорларында киселгән ишекләр аша мөмкин.

  1. List of Immovable Cultural Monuments (ka). National Agency for Cultural Heritage Preservation of Georgia. 3 July 2019 тикшерелгән.
  2. Loosley Leeming, Emma (2018). Architecture and Asceticism: Cultural Interaction between Syria and Georgia in Late Antiquity. Texts and Studies in Eastern Christianity, Volume: 13. Brill. pp. 45–47. ISBN 978-90-04-37531-4. https://brill.com/view/title/38209?lang=en. 
  3. 3,0 3,1 (2009) «An astronomical investigation of the seventeen hundred year old Nekresi fire temple In the eastern part of Georgia». Journal of Astronomical History and Heritage 12 (3): 235–239. 2018 елның 20 август көнендә архивланган. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2018-08-20, retrieved 2020-12-20 
  4. (2009) «ნეკრესის "დიდი კვადრატი"» (ka). Kadmos 1: 231–233.