Нефрон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Нефрон (nephron) - умырткалы хайваннарның бөерендәге төп структур һәм функциональ элемент.

·       Нефрон бөер паренхимасының функциональ-төзелеш берәмлеге булып тора (һәр бөердә 1 миллионнан артык).

·       Нефронның озынлыгы 50-55 мм һәм 4 өлештән тора:

o  Бөер тәнчеге.

o  Проксималь бормалы юл.

o  Хенле элмәге.

o  Дисталь бормалы юл.

 Бөер тәнчеге (Мальпигий тәнчеге) - рәс. 3.5.

Бөер тәнчеге тора:

·       Шумлянский-Боумен капсуласыннан, кәсәсыман ике тышчадан тора: тышкы тышча – париеталь бит, эчке тышча – висцераль бит (подоцит күзәнәкләреннән тора). Тышчалар арасында капсула куышлыгы бар, анда канның ультрафильтраты чыгарыла.

·      бөер тәнчегенең капилляр йомгакчыгы (glomerulus corpusculi renalis). Ул капиллярларның анастомоз челтәре, анда артериаль кан китерүче артериоласыннан (arteriola glomerularis afferens (vas afferens)) килә, ә шулай ук артериаль кан чыгаручы артериоласыннан (arteriola glomerularis efferens (vas efferens)) агып чыга, аның диаметры кечкенәрәк. Йомгакчыкның капиллярлары тыштан капсула подоцитлары белән капланган.

Китерүчү артериоласыннан йомгакчык капиллярына килүчү кан басым астында сөзгеч аша үтә (сөзгечләү киртәсе), ул тора:

o  фенестрлы (тишекле) капиллярлар эндотелие,

o  базаль мембрана,

o  подоцитлар.

Сөзгечләү киртәсе (рәс. 3.6) сидеккә канның формалы кисәкләренә һәм эре аксым молекулаларына эләгүенә мөмкинлек бирми.

Канның сөзгечләү киртәсеннән узуы  гломеруляр сөзгечләү дип атала. Сөзгечләү нәтиҗәсендә бөер тәнчегендә тәүлеккә 160 литр тирәсе беренчел сидек ясалып, капсула куышлыгына керә, ә аннары нефронның чираттагы өлешенә күчә (кара рәсемне) – проксималь бормалы юл.

Проксималь бормалы юл (tublus contortus proximalis)

Шумлянский-Боумен капсуляр аралыгы һәм нефронның элмәге (аның төшмә өлеше) белән бәйләнештә тора.

Нефрон элмәге (ansa nephroni), яки Хенле элмәге – төшмә һәм күтәрелмә өлештән тора. Нефрон элмәгенең күтәрелмә өлеше  дисталь бормалы юлга күчә.

Дисталь бормалы юл (tublus contortus distalis) – нефронның соңгы бүлеге, җыю көпшәгә кушыла. Һәрвакыт бөер тәнчеге янында, китерүчү һәм чыгаручы артериоласы арасында урнашып, (рәс. 3.5) махсус төзелеш ясавында катнаша – йомгакчык тирәсе җыелмасы (юкстагломеруляр аппарат). 

Юкстагломеруляр аппарат (рәс. 3.5) тора:

·      тыгыз тап күзәнәкләре - дисталь бормалы юл тышчасының күзәнәкләр өлеше, алар эчендә Na куелык дәрәҗәсе билгеләнә.

·      секретор (юкстагломеруляр) күзәнәкләре  китерүчү артериола тышчасында – алар нефрон юлында артериаль басымны билгели һәм ул түбән булса, китерүчү артериола аралыгына ренин синтезлана. Ренин биохимик реакция чылбырын кабызып, артериаль басымның күтәрелүенә китерә. 

·      мезангиаль күзәнәкләр – китерүчү һәм чыгаручы артериола арасында урнашкан күзәнәкләр төркеме, алар нәрсә эшләгәне тулысынча өйрәнелмәгән.

Проксималь бормалы юл, нефрон элмәге, дисталь бормалы юл һәм җыю көпшәсендә барган эшләр нәтиҗәсендә, тупланган икенчел сидек ясала (тәүлеккә 1500 мл тирәсе):

·       реабсорбция - су, тоз һәм азмолекуляр кушылмаларның кире сеңдерелүен;

·       секреция.

Секреция һәм реабсорбция атамалары юлларның аралыгыннан матдәләрнең хәрәкәт юнәлешен канга (реабсорбция) яки, киресенчә, каннан юллар аралыгына (секреция) билгели. 

Шулай итеп, сидек өч физиологик процесс нәтиҗәсендә барлыкка килә: сөзгечләү, реабсорбция һәм секреция. Ул процессларның тигезлеге гадәттәге сидекнең ясалуын, ягъни организмнан суда эри торган алмашу матдәләрен чыгаруын билгели. 

Сөзгечләү бозыла:

·   Йомгакчыкларның зарарлануы – гломерулонефрит (сидектә күп эре аксым молекулалары күренә - протеинурия);

·   Систолия артериаль басымы 80 мм.т.к.б. түбәнәя – олигурия;

·   Әгәр систолия АБ 60 мм.т.к.б. кимесә – йомгакта сөзгечләү туктала– анурия.

Реабсорбция бозылуы юлларның һәм җыю көпшәләрнең зарарлануында (пиелонефрит, интерстициаль нефрит, юлларның тумыш патологиясе) барлыкка килә. Шул чакта сидектә реабсорбцияләнмәгән матдәләр (мәсәлән, кечкенә аксымнар) барлыкка килә һәм аның күләме арта һәм куелык дәрәҗәсе кими (сидекнең чагыштырма авырлыгы түбәнәя).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.