Николай Жеребцов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Жеребцов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Николай Жеребцов
Туган 15 ноябрь 1904(1904-11-15)
Казан, Русия империясе
Үлгән 25 ноябрь 1979(1979-11-25) (75 яшь)
Казан, РСФСҖ, ССҖБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт техника университеты[d]

Николай Жеребцов (Николай Георгий улы Жеребцов, 15 ноябрь 1904(1904-11-15), Казан, Русия империясе — 25 ноябрь 1979, Казан, РСФСҖ, ССҖБ) — спортчы (авыр атлетика), цирк артисты, көрәшче. ТАССРның атказанган артисы (1969). 1 нче Бөтенсоюз спартакиадасы призеры (1928), штанганы ике кул белән салмак күтәрү буенча СССР һәм дөнья рекордын куючы (1928). 1919-1928 елларда Казан циркында. «Урыс баһадиры» көч аттракционы, «Яшьлек» татар цирк коллективын булдыручысы. 1980 елдан Казанда ел саен үткәрелә торган гер спорты турниры Жеребцов исемен йөртә.