Нократ провинциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нократ провинциясе latin yazuında])
Нократ провинциясе
Нигезләнү датасы 29 май (9 июнь) 1719
Дәүләт  Россия империясе
 Рус дәүләте
Башкала Киров
Административ-территориаль берәмлек Себер губернасы[d] һәм Казан губернасы
Алмаштырылган Вятское наместничество[d]
Гамәлдән чыгу датасы 11 (22) сентябрь 1780

Нократ провинциясе — Россия империясендә Себер (1719 — 1727) һәм  Казан (1727 — 1780) губерналары провинцияләренең берсе. Үзәге — Хлынов (Нократ).

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1719 елның 29 маенда Себер губернасы өч провинциягә, шул исәптән Вятка провинциясенә бүленә. Шәһәр провинциясе составында: Хлынов (Вятка)-6511 ишегалды, Кай-1195 ишегалды һәм Кунгур-3202 ишегалды була[1], Нократ провинциясе 7 дистрикттан (өязләрдән): Хлынов, Слобода, Котельнич, Орлов, Шестаков, Кайгород һәм Көңгер өязеләреннән тора.

1710 елгы ревизия буенча (ландрат халык санын алу), Нократ провинциясенә кергән җирләрдә 10,9 мең крестьян хуҗалыгы исәпләнгән.

1724 елның 4 июнендә Көңгер һәм Хлынов арасындагы ераклык буенча Көңгер шәһәре Көңгер өязе белән  Нократ провинциясеннән Соликамск провинциясенә тапшырыла[2].

1727 елның 29 апрелендә Вятка һәм Соликамск провинцияләре Казан губернасы составына тапшырыла[3].

1780 елның 11 сентябрендә Нократ провинциясе юкка чыгарыла һәм Зөя һәм Казан провинцияләренең бер өлеше белән бергә яңа төзелгән Нократ наместниклыгы составына керә[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Полное Собрание Законов Российской Империи. Том 5. Ст. 3380
  2. Полное Собрание Законов Российской Империи. Том 7. Ст. 4529
  3. Полное Собрание Законов Российской Империи. Том 7. Ст. 5065
  4. Полное Собрание Законов Российской Империи. Том 20. Ст. 15058