Нокталы эчке хориоидопатия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нокталы эчке хориоидопатия latin yazuında])
Нокталы эчке хориоидопатия

Нокталы эчке хориоидопатия — яшь күрәкараулы хатын-кызларны зарарлаучы идиопатияле сирәк чир. Гадәттә ике күз дә җәлеп ителә, ләкин бер үк вакытта түгел.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Үзәк күрү начарлану яки параүзәктәге скотомалар, кайвакыт фотопсия барлыкка килү белән билгеләнә.

2. Билгеләре

• Күз эчендәге ялкынсыну чагылмаган яки юк.

• Хориоидеяның эчке катламнары дәрәҗәсендә урнашкан күпсанлы, вак, төгәлсез чикләр белән саргылт-ак таплар. Бар чыганаклар бер үсеш стадиясендә була һәм күбесенчә арткы котып өлкәсендә урнаша (рәс. 14.55а).

• Чыганаклар тупламасы нейросенсорлы челтәркатлауның сүлле кубарылуы белән бергә бара ала, ул еш үзеннән-үзе тәмамлана.

• Мөгаен, фоторецепторларның кискен зарарлануы чыгарган күрү кырының зур кимчелекләре.

• Берничә атнадан соң кискен барлыкка килгән үзгәрешләр чыганаклар урынында төгәл чикләнгән атрофияле җөйләр ясалып бетә, алар соңрак пигментлана ала (рәс. 14.55б).

• II тибындагы ХТ (субретиналь) 40% очракта диярлек үсеш ала.

• Күпмедер вакыттан соң икенче күзнең охшаш зарарлануы еш үсеш ала.

3. ФАГ башлангыч фазада чыганакларның гиперфлюоресценциясен һәм соңгы фазада үтеп чыгуны ачыклый. Ангиография аеруча ХТ ачыклау өчен мөһим (рәс. 14.55в, г).

4. ЭРГ үзгәрмәгән.

ХТ дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Лазерлы коагуляцияне гадәттә стероидлар белән бергә үткәрәләр һәм ХТ экстрафовеаль урнашуында аеруча фовеа ягына үсеш билгеләнсә башкаралар.

2. Стериодларны системалы билгеләү субфовеаль ХТ тамырлардан үтеп чыгуны киметү өчен кулланырга була, ләкин 200 мкм калынрак элпәдә дәвалау нәтиҗәсен фаразлап булмый.

3. Стероидлар белән бергә фотодинамик терапияне эчкә стероидларның монотерапиясе нәтиҗәлеге булмаганда кулланырга мөмкин.

4. Аерым очракларда субфовеаль ХТ хирургик кисеп алу. Бу очракта күптәнлеген һәм урнашуын исәпкә алырга кирәк. ХТ күптәнлеге 3 айдан кимрәк булса, хирургия гадәттә күрсәтелми, аеруча күрү үткенлеге югары булганда, чөнки үзлегеннән яхшыру мөмкин. Ләкин дәвалау белән озак тоткарлаганда фиброз үсеш алырга мөмкин һәм катнашу нәтиҗәсез була.

Кызганычка күрә ХТ еш кабатлана, бу күрү буенча ерак киләчәк фаразын киметә.

Фараз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзәк күрү үзәк чокырчыкта зарарлану чыганагы яки ХТ урнашуы өчен зарарлана ала, бу гадәттә чир башланудан бер ел эчендә була. Субфовеаль ХТ кайвакыт үзәк күрү яхшыру белән үзлегеннән бетә ала. Зур булмаган, төгәл чикләнгән элпәләр өметлерәк фаразга нигез бирә — күпчелек авыруларда күрү 6/18 һәм югарырак дәрәҗәдә саклана.

Дифференциаль диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Мультифокаль хориоидит белән панувеит арткы котыпта урнашкан охшаш чыганаклар белән сыйфатлана, ләкин нокталы эчке хориоидопатиядән аермалы буларак күз эчендәге ялкынсыну һәм челтәркатлауның перифериясе зарарлануы белән бергә бара.

2. Күзнең шикләнгән гистоплазмоз синдромы «тишекле» күренешле, ХТ һәм күз эчендәге ялкынсынусыз хориоретиналь җөйләр белән билгеләнә. Шулай ук перипапилляр атрофия, перифериянең сызыклы сырлар һәм периферия чыганаклары хас.

3. Миопия макулопатиясе макулада охшаш үзгәрешләр һәм күз эчендәге ялкынсыну булмаганда ХТ белән бергә бара ала, ләкин миопия үзгәрешләре гадәттә хориоретиналь дегенерациянең күбрәк таралышы белән күбрәк чагыла. Күз озынлыгын һәм рефракцияне үлчәү дөрес диагнозны куярга булыша.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.