Нурзада Нәфыйков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурзада Нәфыйков latin yazuında])

Нәфыйков Нурзада Нәфыйк улы, сугыш һәм хезмәт ветераны

Кыскача биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәфыйков Нурзада 1906 елда Малмыж өязе Арбор вулысы Түнтәр авылында туган. Әтисе тимерче булып эшләгәнлектән яшүсмер вкыттан тимерче һөнәрен үзләштергән. 1926 елда Мари Иле республикасында Кече Түнтәр авылы төзелгәч, гаиләсе белән шул авылга күченеп йорт җиткергән һәм Кече Түнтәрдә тимерче булып эшләгән.

Бөек Ватан сугышында катнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы башлангач, Н.Нәфыйков Мари Иле Мари-Төрәк хәрби комиссариатыннан фронтка китә һәм Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр диярлек катнаша. Берлинны алганда бик нык яралана һәм аның бер аягын бот төбеннән кисеп алганнар. Сугыштан соң ул үзе кулдан ясаган агач аяк белән яшәде. Дәүләттән бирелгәнен Нурзада абый ошатмый, ул авыр һәм җайсыз була. Фронтта яралангач, ул госпитальдә озак дәваланып ята. Үлем түшәгендә ятканда бик авыр чаклары була, әмма исән кала. Ул «Минем госпитальдә язып барган, сугышта кичергәннәр турындагы көндәлегем бар», — дип әйтә торган булган. Исән микән ул көндәлекләр? Булса ул бары тик кызы Фатыймада булырга мөмкин. Сугыштан соң Нурзада абый агач аяк белән булса да тимерче, амбар, склад мөдире, кибетче булып эшләде. Хатыны Майсәрә апа белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Дәүләт бүләкләре:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фронт бүләкләре: "Икенче дәрәҗә Ватан сугышы" ордены, "Берлинны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре.

Юбилей бүләкләре "Беренче дәрәҗә Ватан сугышы" ордены һәм юбилей медальләре.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021