Эчтәлеккә күчү

Нәүрүз би

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәүрүз би latin yazuında])
Нәүрүз би
Алтын Урданың бәкләрибәге
Туган билгесез
Әти Идегәй
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр
Алтын Урда таркалуы, Идел-Дон төбәге

Нәүрүз би (ﻧﻪوﺭوﺯ ﺒﻯ) — Идегәй кече улы, Мансур би һәм Гази би бертуганы. Атасы Идегәйне үтергәннән соң, Алтын Урда хакимияте өчен сәяси-хәрби көрәштә актив катнаша. Атасын һәм абые Мансурны үтерүчеләргә үч кайтару максатыннан эш иткән.

Нәүрүз би бертуганнары белән хакимият өчен көрәштә башта Хаҗи Мөхәммәдне, соңрак Бәрәк ханны яклый.

Ләкин Бәрәк хан 1427 елда Нәүрүз би абые Мансурны үтерә, соңрак Олуг Мөхәммәдкә җиңелә. Нәүрүз би һәм абые Гази би бертуганы Мансурны үтерү өчен үч кайтарып, Бәрәкне Могулистанда үтерә.

Баштарак Кече Мөхәммәдкә булыша, ләкин талашканнан соң, Нәүрүз би үз гаскәре белән Олуг Мөхәммәд ягына күчә һәм бәкләрибәк булды.

1436-1437 елда Нәүрүз би Олуг Мөхәммәд белән талашып, янә Кече Мөхәммәд ягына күчә. Олуг Мөхәммәд төньякка китәргә мәҗбүр була, Казан шәһәрен ала һәм анда бәйсез Казан ханлыгына нигез сала, соңрак Казан исеменнән Мәскәү кенәзлеген ике тапкыр җиңә, ә Сарай өчен көрәшми инде.

Нәүрүз би Кече Мөхәммәд ханның бәкләрибәге булды, ләкин Алтын Урда таркала башлый, Кече Мөхәммәд һәм Нәүрүз би реаль хакимияте тик Хаҗитархан тирәсендәге төбәктә җәелгән. Нәүрүз би алдагы язмышы билгесез.

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.
  • Абд-ар-раззак Самарканди Места восхода двух счастливых звёзд и места слияния двух морей // Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. — М., 1941.