Облигация

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Облигация latin yazuında])

Облигация -

  1. күрсәтелгән вакытта облигация иясенә аны чыгаручыдан облигациянең номинал бәясен яки мөлкәт рәвешендә шуңа тәңгәл икенче бер әйбер алырга хокук бирүне раслаучы кыйммәтле кәгазь. Облигация аның иясенә облигациянең номинал бәясенә нисбәтән мәгълүм процент табыш алырга яки бүтән төр өстенлеккә хокук бирә;
  2. әлеге документны чыгаручы зат (бурыч алучы) белән шушы документ иясе (кредитор) арасындагы бурычлылык мөнәсәбәтләрен раслаучы кыйммәтле кәгазь. Облигацияләр исемле яки аны күрсәтүче затныкы булырга мөмкин.