Овердрафт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Овердрафт latin yazuında])
"Сак булыгыз, әфәнде! Бу банкның мәнфәгатьләре кабул ителерлек чикләренә сыймый. Тагын бер сүз һәм мин – мин үземнем овердрафтымны алам!"
Панч журналы рәсеме, 152 чыгарылыш, 27 июнь 1917

Овердрафт — кыска вакытлы банк кредиты формасы, ул клиент хисабыннан калдыктан күберәк булган акча чараларын күчерү ысулы белән эшләнә, бу операция аркасында дебет сальдо барлыкка килә.

Овердрафт белән куллану хокукы ышанычлы банк клиентларына гына килешү нигезендә тәкъдим ителә, килешүдә овердрафтның максималь суммасы, овердрафт буенча кредит бирелү һәм аны түләү шартлары билгеләнә. Гади кредитлардан аермалы буларак, овердрафт белән кулланганда бурычны каплау өчен клиентның агымдагы хисабына килгән бөтен чаралар юнәлә. Процентлар исәпләү билгеләнгән яки сөйләшенгән ставкалар нигезендә үткәрелә. Халыкара исәпләүләр алып барганда банклар аккредитивлар, переводлар буенча үзара түләү йөкләмәләре үткәрәләр, гадәттә корреспондент хисапларында булган калдык чаралар чикләрендә, овердрафт бары тик килешү нигезендә генә кулланыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://vamodobreno.ru/tat/slovar/o/overdraft/(үле сылтама)