Овуляция

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Овуляция latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Овуляция (Ovulatio) — җенси циклның дәрт кузгалу стадиясендә күкәйлек фолликулының (күкәй күзәнәкне өлгертүче куыкчык) тышчасы ертылып, андагы акның агуы һәм бер яки берничә күкәй күзәнәк чыгуы белән бара торган физиологик нерв-гумораль процесс.

Овариаль цикл – күкәйлектә бара торган кабатланган үзгәрешләр (күкәй күзәнәкнең үсүе һәм өлгерүе, овуляция, сары җисемнең оешуы).

·      Күкәй күзәнәкнең бер өлгерү һәм үлү циклы уртача  28 көн дәвам итә.

·      Циклның беренче фазасы (1-14 көн) фолликуляр (эстроген) дип атала, аның барышында бер (өстен) фолликулның (күкәй күзәнәк аның эчендә) гипофизның фолликул этәргеч гормоны (ФЭГ) йогынтысында өлгерүе бара.

§  Өлгергән күкәйлек фолликулының (рәс. 3.17) диаметры 2,0-2,5 см. Фоликулның интерстициаль күзәнәкләре эстрогеннар эшләп чыгара, алар фолликулның үсүе һәм аналык лайласының менструациядән соң яңадан үсеп чыгуы өчен кирәк. Өлгергән фолликул эчендә фолликуляр сыекчадан (liquor follicularis) торган куышлык бар.

·      Циклның 14 нче көнендә  (8 нче көннән 20 нче көнгә кадәр, 28 көнле циклда) өлгергән фолликул күкәйлекнең өслегенә җитә һәм ертыла - бу процесс овуляция дип атала. Овуляция гипофизның фолликул этәргеч һәм лютеинлаштыру гормоннарның эшләп чыгаруы иң югары дәрәҗәдә булганда килеп чыга. Күкәй күзәнәк фолликуляр сыекча белән корсак ярысы куышлыгына үтә, ә аннары аналык көпшәсенең корсак тишегенә китә.

·      Ертылган фолликулның куышлыгы салынып төшә һәм аның урыныда сары җисем (биз) (corpus luteum)  ясала - анан соң циклның икенче лютеин фазасы башлана (14-28 көн).

  • Сары җисем күзәнәкләре прогестерон гормонын эшләп чыгара, ул аналык лайласын яралгы беркетелүенә әзерләү, шома мускуллы күзәнәкләр тонусын киметү һәм бу күзәнәкләрнең аналык муентыгында тонусын тоту өчен кирәк.
  • Әгәр күкәй күзәнәкнең аталануы килеп чыкмаса, сары җисем кечкенә була (1-1,5 мм), цикл ахырына кадәр эшчәнлек итә һәм цикллы (менструаль) сары җисем (corpus luteum ciclicum/menstruationis) дип атала. Киләчәктә ул тоташтыргыч тукыма белән алыштырыла һәм аксыл җисем (corpus albicans) дип атала башлый, соңыннан ул суырыла.
  • Күкәй күзәнәк аталанса, һәм йөклелек башланса, йөклелек сары җисеме (corpus luteum graviditatis) үсә. Чын йөклелек сары җисеме зурлыгы 1,5-2,0 см кадәр җитә. Ул йөклелекнең беренче 12-14 атнасында була, прогестерон булдыруын карынлык (плацента) ясалып бетүгә кадәр тәэмин итә, һәм аннары плацента прогестерон чыганагы булып тора. Киләчәктә йөклелекнең сары җисеме шулай ук тоташтыргыч тукыма белән алыштырыла һәм аксыл җисемгә әйләнә.

Шартлаган фолиликуллар урынында күкәйлек өстендә батынкылык һәм җыерчыксыман эзләр кала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.