Озан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Озан latin yazuında])
Иркәк озан
Теше озан

Озан (шулай ук көртлек, кыр тавыгы, урман тавыгы, лат. Lyrurus tetrix) — тавыксыманнар отрядыннан урман тавыклары ассемьялыгының озаннар ыругының кошы.

Иркәк озан — кара, теше чуар төстә була. Озынлыгы 53–57 см, авырлыгы 1,2–1,8 кг. Иркәкнең койрыгы лирасыман. Ауразиянең яфраклы һәм катнаш урманнарында яшиләр. Яз көне кошлар, төркемнәргә җыелып, гөлдерәп чакыру уенын башлап җибәрәләр. Кышын агач бөреләрен һәм каен орлыкларын чүплиләр. Төнлә көпшәк кар астына кереп күмеләләр. Аучылык объекты.